Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

Урыс патшасы Явыз Иванның Казан ханлыгы җирендә төзегән беренче ныгытмасы Свияжскида (Зөя утравында) археологик казу эшләре вакытында тулы бер татар урамы табыла. Галимнәр Зөя утравында 1236 елга кадәр үк инде татарлар яшәвен искәртә.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Болгар белән бергә Свияжскины да торгызырга уйлагач, татар җәмәгатьчелеге арасында моңа ризасызлык белдерүчеләр күп булды. Алар әле хәзер дә тынычлана алмый. Чөнки Зөя ныгытмасы татар дәүләтчелеген юк итәр өчен төзелә. Тарихны яхшы белүчеләр аны бүген дә Иван Грозныйның Казанга каршы төзелгән төп хәрби ныгытмасы итеп кабул итә.

Миңтимер Шәймиев әле Татарстанның президенты булган чакта – 2009 елның июль аенда Зөя утравын торгызу өчен Мәскәүдән акча сорады. Шул көннәрдә үк җәмәгатьчелек Болгарны да күтәрү кирәклеген әйтте, “ни өчен Свияжси өчен генә сорыйлар, ә Шәһри Болгар тагын шул килеш каламы?”, дип сыкранучылар да булды.

Әмма Болгар һәм Зөя язмышы башкача хәл ителде. Һич көтмәгәндә генә Шәймиев президентлык кәнәфиеннән китәргә уйлады һәм тарих белән шөгыльләнергә булды. Мәскәүдә президентлык вәкаләтләреннән азат ителгәч үк ул Русиянең финанс министры Алексей Кудриннан Болгар белән Зөяне торгызырга акча сорады.

“Яңарыш” фонды төзелеп, Болгар белән Зөя бергә яңартыла башласа да, татарлар күңеленә төшкән корт кайберәүләрнең күңелләрен кимерүдән туктамады. “Явыз Иванның татарны бетерү өчен төзегән кирмәнен торгызу кемгә ошар өчен эшләнә, коллык билгесе түгелме бу?”, дигән сораулар ишетелгәләде.

Әмма хәзер тарихчылар Зөянең урысныкы гына булмавын, анда татар эзләре барлыгын да исбатларга тотынды. Шушы көннәрдә яшь археологлар XVIII гасырга караган урамны казып чыгарды. Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты директоры Рафаил Хәкимов археологлар тапкан урамның татарныкы булуын әйтә.

Рафаил Хәкимов
“Зөя утравында татар Алтын Урда чорыннан бирле яшәгән. Зөяне Явыз Иван белән генә бәйләп калдырмасыннар дип, казу эшләре алып барабыз”, ди Хәкимов.

Урам утрауда салыначак яңа елга порты урынында табыла. Тарихчылар фикеренчә, бу урын бик үзенчәлекле. Анда гасырлар дәвамында юеш катлам сакланган. Шуңа биредә агач табак-савыт, көнкүреш кирәк-яраклары саклана ала.

Тарих институты галимнәре фикеренчә, Зөя кирмәне җирендә монгол яуларына кадәр (1236) болгарлар яшәгән. XIX гасыр язмаларына караганда, утрауда елга порты төзеләчәк урында элек Татар бистәсе урнашкан була. Археологик табылдыклар Зөя утравында халыкның XIV гасырдан да соңрак килеп урнашмавын дәлилли.

Июль аенда Болгар да елга порты төзеләчәк урында алтын эшләнмәләре тапканнар иде. Тарихчы Рафаил Хәкимов сүзләренчә, табылдык Алтын Урда чорына – XIV гасырга карый.

2010 елның 5 июлендә Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыннан Милли археология үзәге аерым бер институт булып аерылып чыкты. Яңа оешкан Археология институты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр үзәк мөдире булган тарих фәннәре кандидаты Айрат Ситдиков билгеләнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG