Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 6 полиция хезмәткәре үтерелде


Әфганстанның Кандаһар виләятендә юлга куелган бомба шартлап алты полиция хезмәткәре һәлак булды, дүртәү яраланды.

НАТО җитәкчелеге илнең көньягындагы башка бер төбәктә шартлаудан бер американ хәрбиенең һәлак булуын белдерде.

Сишәмбе Кабулда Әфганстанга багышланган зур халыкара конференция ачыла.

Анда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, БМО генераль секретаре Пан Ги Мун һәм башка дөньякүләм җитәкчеләр катнашыр дип көтелә. Җыен алдыннан Кабулда һәм аның тирәләрендә иминлек чаралары арттырылды.
XS
SM
MD
LG