Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда поезд казасында 60 кеше һәлак булды


Һиндстанның көнчыгышында 2 юлчылар поезды бәрелешеп 60-тан артык кеше һәлак булды, 100-дән артык кеше яраланды.

Көнбатыш Бенгал виләятендәге Саинтиа шәһәрендә тизлеген арттыра баручы поезд бер урында торган поездга бәрелгән.

Виләятнең югары бер иминлек рәсмие бу казаның ваемсызлык аркасында килеп чыкканлыгын белдерде.

Май аенда Көнбатыш Бенгал виләятендә поезд казасында кимендә 145 кеше һәлак булды. Хакимият моның өчен маочы гыйсъянчыларны гаепләсә дә, маочылар ул гаепләүләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG