Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:20

Башкортстанда яңа президент билгеләнгән көнне ФСБ Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасарын тоткарлады. “Күк бүре” дүшәмбе башкортларның пикетка чыга алмавын Азамат Галиннан күрә.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов дүшәмбе вазыйфага керешкәндә, Башкортстан Дәүләт Җыены бинасы каршында башкорт яшьләре кечкенә генә каршылык чарасы уздырды.

“Күк бүре” оешмасы җитәкчесе Азат Сәлмәнов белдерүенчә, алар президентны сайлау тәртибе бетерелүгә каршы чыккан. Чөнки 2004 елда ул чактагы Русия президенты Владимир Путин республика президентлары һәм өлкә губернаторларын билгеләп кую тәртибе кертте.

Мортаза Рәхимовны алмаштырган президент Рөстәм Хәмитовны да башта Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим итте, ә аннары аны Башкортстан парламенты раслады.

Әлеге тәртип “Күк бүре” оешмасын канәгатьләндерми. Әмма алар үзләренең таләпләрен тулысынча җиткерә алмаган. Чөнки Сәлмәнов сүзләренчә, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Азамат Галин пикет уздыруны сорап мөрәҗәгать җибәрмәгән. Шулай ук ул башкарма комитет әлеге пикетта катнашу өчен кешеләрне дә чакырмавын әйтә.

“Шул сәбәпле, 15-20 кеше тыныч кына шигарьләрсез басып торды. Чөнки шигарьләр күтәрү канунсыз булыр иде”, ди ул.

Башкорт җитәкчесе тоткарланды


Шул ук вакытта Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Азамат Галин Русия Федерал иминлек хезмәтенең башкарма комитетта тентү үткәргәнен әйтә.

Галин шулай ук үзенең урынбасары Фәнзил Әхмәтшиннен тоткарланганлыгын белдерде.

Аны туган авылы Ишмураттан алып киткәннәр.

Галин әйтүенчә, аңа Әхмәтшин белән сөйләшү мөмкинлеге бирелмәгән.

Әхмәтшин Аскын районында газүткәргеч шартлатыргы җыенуны тикшерү эшендә шаһит буларак карала диелгән.

Әхмәтшин берничә атна элек Бөре районы Үгез авылы яныда газүткәргеч шартлатырга җыенуда шикләнелгән Аскын районы кешеләренә карата тикшерү эшендә шаһит буларак карала диелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG