Accessibility links

Кайнар хәбәр

Людмила Белоусова: “Питрау бар Русия бәйрәменә әйләнде”


Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында унберенче тапкыр керәшеннәрнең Питрау бәйрәме узды. 17 июльдә үткән бәйрәмне карарга Русия төбәкләре мәдәният министрлыкларыннан вәкилләр килде, татар эстрадасының күренекле җырчылары, керәшен ансамбльләре җыелды. “Керәшен чибәре “ бәйгесендә беренче урын яулаган кыз 50 мең сум акча белән бүләкләнде.

Питрау бәйрәмен республиканың керәшен оешмасы, Мамадыш районы хакимияте оештыра. Быел бәйрәмгә Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтдинов, Петербур өлкәсе вице-губернаторы Рәшит Исмәгыйлев килде.

Татарстан керәшеннәре оешмасы башкарма комитеты рәисе, керәшеннәрнең “Туганайлар”газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова сүзләренчә, быел Питрау тагын да зуррак дәрәҗәдә узган. Яшьләр аеруча күп булган. Бәйрәмдә Татарстанның бөтен шәһәр, район, авылларыннан кунаклар, 20дән артык керәшен фольклор ансамбльләре, район башлыклары, күренекле җырчылар катнашкан.

“Хәзер бәйрәм гомумреспублика бәйрәме генә түгел, ә бар Русиянекенә әйләнде. Ничәнче ел рәттән Питрауга Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Чиләбе өлкәсендә яшәүче керәшен карендәшләр килә.



Быел да Чиләбе өлкәсе Ногайбәк районыннан өлкәннәрнең “Гомер” ансамбле, балалар хореографик төркеме һәм рәсми делегация килде. Ногайбәкләр һәрелдагыча “Керәшен чибәре” конкурсына үзләренең чибәрләрен дә алып килделәр”, диде Людмила Белоусова.

Людмила Белоусова
Чиләбе өлкәсеннән генә түгел, Питрау бәйрәменә Удмуртия керәшеннәре делегациясе дә килгән. Делегацияне республиканың милли мәсьәләләр министры урынбасары Ольга Царегородцева үзе җитәкләгән. Әмма Башкортстан керәшеннәре Җөри авылында узган Питрауга килмәгән.

“Аларның ни өчен килми калганын әйтә алмыйм. Узган ел зур делегация белән килеп, искиткеч чыгышлар ясап киткән иде. Быел катнаша алмауларын корылык, үзләренең зур мәшәкатьләре белән аңлаттылар. Без аларны икенче елга көтеп калабыз”, ди Белоусова.

Питрау бәйрәме кысаларында керәшен кызлары арасында “Керәшен чибәре” бәйгесе дә узган. Анда барлыгы 16 кыз катнашкан. Керәшен оешмасы башкарма комитеты рәисе Людмила Белоусова быел конкурсның да югарырак дәрәҗәдә узуын әйтә.

“Яхшылардан яхшылар, көчлеләрдән көчлеләр, чибәрләрдән чибәрләр, асыллардан асыллар гына сайлап алынды. Бәйге таләпләре елдан-ел арта бара”, ди Людмила Белоусова.

Кызлар бәйгедә керәшен гореф-гадәтләре, йолалары турында сорауларга җавап биргән. Программага шулай ук бию, җыр башкару, этник костюмнар турында сөйләу, берәр борынгы йоланы сәхнәдә уйнап күрсәтү дә кертелгән булган.

“Бу урында ногайбәк кызлары турында аерым әйтергә кирәк. Алар ногайбәк керәшеннәрдә сакланган авыл йолаларын искиткеч итеп күрсәтте”, ди Людмила Белоусова.

Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме республика күләмендә моннан 11 ел элек “Ак барс” холдинглар компаниясе җитәкчесе Иван Егоров, Мамадыш районы башкарма комитеты рәисе Анатолий Иванов оештыра башлый.

Хәзер Иван Егоров Татарстанның керәшен оешмасы җитәкчесе, Дәүләт Шурасы депутаты. Анатолий Иванов исә яңа гына Мамадыш башлыгы итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG