Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

19 июль республика парламенты Русиянең су байлыклары федераль агентлыгының элекке башлыгы Рөстәм Хәмитовны Башкортстан президенты итеп раслады. Утырышта парламенттагы 120 депутатның 105ше катнашты һәм барысы да Рөстәм Хәмитов өчен тавыш бирде.

Тавышка куйганчы республиканың тәүге президенты Мортаза Рәхимов Рөстәм Хәмитовның үз кеше булуын әйтеп, аның файдасына тавыш бирергә чакырды.

Артабан утырышлар залына Башкортстан байрагын һәм Конституциясен алып керделәр. Рөстәм Хәмитов конституциягә кулын салып башкорт һәм урыс теллләрендә ант текстын укып чыкты.

Башкортча текстны да шактый шома укыды. Анда ул тантаналы рәвештә Башкортстанның күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Русия һәм Башкортстан конституцияләрен үтәргә, Русиянең дәүләтчелеген ныгытырга, кеше хокукларын якларга ант итте. Рөстәм Хәмитов президент вазыйфасындагы төп бурычы дип, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүне атады.

Артабан Русия президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Григорий Рапота сүз алды. Ул Мортаза Рәхимовка эшчәнлеге өчен зур рәхмәт белдерде. Яңа сайланган президентны дистә елга якын белүе һәм аның заман технологияләре өчен җан аткан, 21 гасыр сулышына туры килгән кеше, диде. Григорий Рапота Рөстәм Хәмитовка символик бүләкләр: Башкортстан байрагы беркетелгән кораб, бинокль һәм капитанарның баш киемен бүләк итте. Мортаза Рәхимовка чабып барган ат рәсеме төшерелгән картина бүләк итте.

Утырышта Мортаза Рәхимов кабат сүз алып, бик дулкынлануын белдерде. Барлык Башкортстан халкына сайлауда катнашуы һәм көндәлек тормышта үзен яклавы өчен рәхмәт ирештерде.

Бу Башкортстан парламентының җәйге ялларга киткәннән соң чираттан тыш икенче утырышы булды. Узган утырыштан аермалы буларак, монысында парламент бинасы янында пикетчылар тормады. Үткән атнадагы утырышта Сул фронт хәрәкәтенең берничә әгъзасы “Мортаза Рәхимовка - ак юл” дигән шигарь тотып торган иделәр.

Рөстәм Хәмитов узган атнада президент вазыйфасын башкаручы буларак, беренче фәрманын биреп, балалар бакчасы тәрбиячеләренең хезмәт хакларын бер меңгә, аларның ярдәмчеләренекен биш йөз сумга күтәргән иде. Президент итеп расланганнан соң беренче фәрманы белән Мортаза Рәхимовка Мактау кәгазе тапшырды.

Андрей Назаров та мактау кәгазьле булды. Башкортстаннан Русия парламентына сайланган депутат соңгы чордагы федераль хәбәрдарлык чараларындагы төп герой булды. Ул һәрдаим хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаевны коррупциядә гаепләде. Әлеге мактау кәгазе аңа нәкъ коррупциягә каршы көрәшүе өчен бирелгән.

Бәйсез чыганаклар Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан китүенә карамастан, республика йортына эшкә йөргән кебек йөрүен ирештерә. Аңа караганда, Мортаза Рәхимов астагы каттагы икенче бүлмәгә үзе утырган кәнәфие белән күченгән. Экс-президент һәрдаим яңасына хөкүмәтне таратмаска, премьер-министр Раил Сарбаевны да урынында калдыруны сорап киңәш итүен хәбәр итә. Бәйсез чыганаклар хәбәренчә, Раил Сарбаев вазыйфасында калдырылмаячак. Яңа хөкүмәт ике атна эчендә төзелергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG