Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсенең Ногай иле авылы халкы чагыштырмача муллыкта яши


Сәбәбе – бик гади: ул зарланмый, эшли, үз көнен үзе күрергә тырыша. Чөнки озак еллар буе урыс авылы Сухой Карсунның ялчысы сыйфатында гомер кичереп, җепшеклек елларында гына ирек алган авыл халкы - хезмәтне бурыч дип кенә түгел – яшәешнең максаты һәм мәгънәсе дип тә аңлый. Чөнки чит кешегә түгел – үзең өчен эшлисең.

Бу – элекке колхозлар чорында зоотехник булып эшләгән, бүгенге халыкның әхлакый яктан җитәкчесе мулла Наил Идиятуллов белән әңгәмә кордык.

Әлхәмделиләһү, Аллаһның рәхмәте белән җепшеклек елларында урыс авылыннан аерылып, үзебезнең “Алга” колхозын торгыздык. Шуның аркасында яшьләр дә авылда кала башладылар. Пилорама ачып җибәрдек, төзелешләр киңәйде, авылыбызны бөтенләй яңарттык.

Хәзер безнең авыл район буенча иң яхшылардан санала. Авыл хуҗалыгы техникасы да җитәрлек, шәхси машиналар йорт саен, диярлек. Шунлыктандыр инде, ГИБДД хезмәткәрләре дә еш килә бирегә. Ә Сухой Карсунда буш йортлар урамнарда җимерелеп яталар. Яшьләре, калдык-постык йортларын сатып, чит якларга таралдылар. 50 чамасы ызба гына калды анда. Авылда калганнарның бердән-бер кереме – үз бакчаларында үстергән бәрәңгене сату һәм картларның пенсияләре. Мәктәпләре дә бетәм-сүнәм хәлендә: 4 кенә сыйныфлы. Ә бездә исә – 11 еллык мәктәп.

Ә моның сәбәбен нәрсәдә күрәсең?

Сәбәбе дисәң… нигә алар татар авылларын урыс колхозларына буйсындырып кушканнар? Бу бит безнең авылда гына түгел, гомум күренеш булды. Татар халкы хисабына урыс авылларын саклап калырга тырышканнардыр инде. Анысы булмады, ә менә бәйсезлек алгач, безнең авыл күтәрелеп китте, Сухой Карсун исә бөтенләй таркалды.

Гомере буе сугышлардан башы чыкмаган халык, бәлки, эшләп ашаудан да бизгәндер? Бар җирдә дә шул бит. Бөтен Россия буенча. Ә милли республикалар, Татарстан булсын, яки Чувашстан, Мордовияме – алга киттеләр. Ә урыс өлкәләре Мәскәүдән акча суырып яталар, чөнки аларның хәлләре түбән дәрәҗәдә.

Ярый, алар үзләренчә яши, ди. Ә Ногай иле халкы эшли, дисең. нәрсә белән шөгыльләнә соң?


Элекке заманада юкә каерысыннан рогожа, капчыклар туку белән көн күрә иде. Хәзер бу эш бетте: сатып алучылар юк. Бүген исә терлек асрый һәм заказ буенча буралар ясыйлар. Әзер бураларны Мордовия, Чувашстан, Татарстанга ташыйлар. Үз машиналарына төяп илтеп бирәләр.

Ә авыл хуҗалыгы хәлләре артка чигенмиме соң?


Хәзер 3 фермер хуҗалыгы бар. Самарның “СОК” компаниясе күрше-тирә авылларның җирләрен сатып алып бетте. Безнең халык сатмады – җирләр үз кулыбызда калды. Фермерлар чәчәләр. Дөрес, бераз буш яткан җир дә бар. Анда исә терлек азыгы үсә, клевер кебек күп терлек азыгы үстерәләр һәм җыялар. Гомумән, Русия күләмендәге белән чагыштырганда, бездә әлегә шөкер.

Акча куа башласаң, динебез дә онытыла торган хәлләр очрый бит әле.


Пәйгамбәребез әйткән: акча куу - мәңге яшәрмен, динне тоту – үләрмен, дип уйлаудан. Иң бәхетле мөселман – уртачалыкны тотучы. Ә икенче яктан, хезмәт үзе дә – бер гыйбадәт ич ул. Хезмәттә тә бәрәкәт кирәк. Дин булмаса, бәрәкәт юк, диндә генә бәрәкәтлек. Ислам дине дөньяда киң таралгач, хатын-кызлар да дөядә атланып йөргәннәр, аларны тыючы булмаган. Бизнес ягыннан да бернинди документлар кирәкмәгән, чөнки мөселман кешесенә ышаныч булган. Димәк, динебез дөньяга бәрәкәтлек иңдергән. Ә инде байлыкка килсәк, Пәйгамбәребез әйткән: кем канәгать – шул бай, дигән.

Башка темага бер сорау да бар иде. Хәзер “исламский терроризм”, “мусульманский экстремизм” кебек төшенчәләр киң таралды бит. Вәхшилекләрнең дингә бернинди катнашы булмаса да. Синеңчә, мондый яңа терминнарны кем күпертә һәм бу кемгә файдалы?

Мөселман булмаган дөнья халкы алдап яшәргә тырыша. Ә Ислам ул – гаделлек дине. Бөтен дөнья буенча Исламның күтәрелешен күреп, үз тәэсирләрен югалтудан куркучылар гамәле генә бу.

Ә бу яктан аеруча зур вәхши гаепләүләр беренче чиратта кемгә кирәк?

Әлбәттә инде, мөселман илләре белән сугыш алып баручы сугыш чукмарларына. Аларга бит үз вәхшилекләрен аклау өчен, мөселман халкында гаеп эзләү кирәк. Ә кемнең сугыш чукмары, кемнең үзен сакларга тырышлыклары – дөнья җәмәгатьчелегенең күз алдында. Үзең дә беләсеңдер бит инде.
XS
SM
MD
LG