Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага Мәскәү һәм Русия патриархы Кирил килде


Бүген Мәскәү һәм Русия патриархы Кирил Украинада сигез көнлек сәфәрен башлады. Патриархның Украинада булган үзгәрешләрне үз күзләре белән күрәсе килгән.

Кирил Украинага бер ел элек сәфәр кылган иде.

Патриарх быелгы сәфәренең өч көнен Одесса шәһәрендә үткәрә. Җомга көнне Украина президенты Виктор Янукович белән илбашының Кырымдагы дачасында очраша. Шимбә көнне Днепропетровски шәһәренә килә.

25 июльдә патриарх Кирил Киев шәһәрендә була. 26 июльдә исә Рус православ чиркәве Синодының күчмә утырышы була.

27 июльдә Кирил Владимир тавында келәү үткәрә, Ионин ирләр чиркәвенә барып, Украина правослау яшьләренең чиркәү, иҗтимагый проектлары белән таныша.

28 июльдә Русия патриархы Кирил Киев шәһәрендә Киев-Печерский лавра мәйданында келәү үткәрә. Патриарх шул ук көнне Мәскәүгә кайтыр дип көтелә.

Узган ел Кирил Украинага килгәч, аңа каршы украин милләтчеләре каршылык чаралары уздырганнар иде. Быел зур каршылык чаралары көтелмәсә дә, Украинаның көнбатыш халкы Кирил сәфәрен өзәргә омтылырга мөмкин.

Одесса епархиясе хәбәр итүенчә, берничә автобус кеше Кирилга каршылык күрсәтергә килергә җыена. Әмма тәртип саклаучылар патриархның сәфәре тыныч узсын өчен тырышачак. Моның өчен 4 меңгә якын тәртип саклаучы җәлеп ителә.
XS
SM
MD
LG