Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

Мәскәүдә балкарлар ике атна ачлыкта утыра


Мәскәү үзәгендә балкарлар инде ике атна ачылык тота. Ачлыкта утыручылар шулай итеп Кабарда-Балкар республикасында хокукларының хакимият тарафыннан бозылуга каршылык белдерә.

Җиде балкар торак пункты вәкилләре Мәскәүнең Манежный мәйданында, Дәүләт Думасы һәм Кремль янында ачлыкта утыра.

Шундый ук каршылык чарасын балкарлар Ессентуки шәһәренең Төньяк-Кавказ федерал бүлгәсе бинасы янында да үткәрә.

Ачлыкта утыручылар Русия президенты Медведевка мөрәҗәгать җибәргән. Алар Кабарда-Балкар республиксында Русия кануннары үтәлми дип белдерә.

«Кеше хокуклары» хәрәкәтенең вәкилләре әйтүенчә, ачлыкта утыручыларның берсенең кан басымы күтәрелгән, аны хастаханәгә салганнар. Ачлыкны дәвам итүчеләре дә хәлсезләнгән.

XS
SM
MD
LG