Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Русия президентын хокук яклаучыларны янаулардан якларга чакырдылар


Русия президентының кеше хокуклары шурасы Дмитрий Медведевны Чечняда эшләүче хокук яклаучыларныянаулардан сакларга чакырды.

Президентның кеше хокуклары шурасы Медведевка бу мөрәҗәгатьне Чечня президенты Рамзан Кадыровның «Мемориал» кеше хокукларын яклау җәмгыяте хезмәткәрләрен «халык дошманнары, канун дошманнары, дәүләт дошманнары» дип чыгыш ясавыннан соң ясады.

Хокук яклаучылар бу сүзләрне турыдан-туры янау итеп кабул иткән.

Моңа кадәр Кадыров белдерүенә Европа шурасының парламент ассамблеясенең Төньяк Кавказ хисапчысы Дик Марти да борчылу белдерде.

Бер ел элек «Мемориал» хокук яклау җәмгыяте хезмәткәре Наталья Эстемирова Грозный шәһәрендә урланып, шул ук көнне Ингушетиядә үтерелгән килеш табылды.

XS
SM
MD
LG