Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов әлегә кая эшләсен белми


Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов гади пенсионер булып калып, җәмәгать эшләрендә эшләргә җыена.

«Коммерсантъ» газетына биргән интервьюсында Рәхимов «яңа президент рөстәм Хәмитовның киңәшчесе булырсызмы, әллә башка урынга билгеләнерме», дигән сорауга җавап бирә алмаган.

Шулай да берәр урында эшләп республикага файда китерергә өметләнә. Эше өчен акча сорамаячагын да әйтә, чөнки элекке президент акча кытлыгы кичерми.

«Коммерсантъ» язуынча, Башкортстанның яңа премьер-министры булып Уфа мэры Павел Качкаев билгеләнергә мөмкин. Әмма Рәхимов премьер-министр итеп Раил Сарбаевны калдырырга тели.

Аның каравы, яңа президентның премьер-министр вәкаләтен бетерергә, бу эшне вице-президент башкарырга мөмкин дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG