Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

Күптән түгел Казанда узган халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында тәкъдим ителгән “Идел йорт-әл Вәсилә” проекты күпләрдә кызыксыну уятты. Аны тәкъдим итүчеләр православлар сәфәр кыла торган Раифа белән Зөя утравы янында бер ислам үзәге дә булырга тиеш дип саный.

Ислам үзәге проектын “Идел йорт-Әл Вәсилә” дип атау беренче чиратта аның Казан янындагы Васильево бистәсендә урнашуы һәм ата-бабаларыбызның элек-электән Идел янынд гомер итүе белән бәйле. Бистә мәчете имамы, проектның башлангычында торган Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, бу татарлар өчен мәгънәви исем.

“Бездә татарларда Васильевоны “Вәсиләгә барабыз, Вәсиләгә барабыз” диләр, аннары Аллаһы Тәгалә пәйгамбәргә җәннәттә бер югары урын бирә. Аның да исеме Вәсилә була. Пәйгамбәрнең өммәте шушында җыела. Идел йорт дигәндә дә, ата-бабаларыбыз бу җирләрдә күптәннән яши. Шуңа ул безнең өчен Идел-йорт инде”, ди.

Әлеге проект үз эченә зур булмаган кунакханә, 21 гасыр өчен мультимедияле музей, туристик үзәкне һәм гомумән ял итү урыннарын кертә. Моның өчен Васильевода бөтен шартлар да каралган. Иң беренче өстенлек ул бистәнең Казанга якын булуы, шулай ук Васильево Зөя утравы белән Раифа арасындагы туры юлда урнашкан.

“Православ үзәкләр янында бер ислам үзәген дә төзү яхшы булачак. Бу үзен аклаячак”, ди Вәлиуллин.

Чөнки бу туристларга күбрәк мөмкинлек ача. Шулай ук мөселманнар да килеп ял итә ала.

Рөстәм Вәлиуллин
Мөселманнар өчен ял итү урыны

Проектның җитәкчесе Вәлиуллин сүзләренчә, мөселманнар кояшта кызынып ятуга караганда, күбрәк мәгълүмат алырга, хәрәкәт итәргә тели. Ә моның өчен бу якларда мөмкинлекләр дә бар. Мисал өчен Идел-Кама тыюлыгындагы дендрарилар белән кызыксынучылар шактый. Моннан тыш Энгельгардт исемендәге обсерватория дә якында гына урнашкан. Алар белән дә сөйләшүләр алып барыла.

Әлеге проектның киңәшчесе Илшат Юнысов исә хәтта киләчәктә Пермьнән дә өлкәннәр килә алыр иде дип саный. Ширкәт җитәкчеләре бабайларга 1-2 атналык су буйлап сәфәр оештыра. Һәм алар мисал өчен Әстерхан урынына Казанга килергә теләк белдерә. Ләкин моның өчен шулай ук шартлар тудыру кирәк.

Чит ил инвесторлары әлегә дәшми

Аңлашыла ки, проектны тормышка ашыру өчен шактый гына чыгымнар таләп ителә. Хәзер Болгар белән Зөя утравын яңартуга зур игътибар бирелгәндә, Татарстанда моңа инвестор табуы бик авыр булачак. Шуңа алар проектны халыкара форумга да тәкъдим иткәннәр.

Әлбәттә кызыксынучылар күп булган. Малайзиянең элекке премьер-министры да шактый гына сораштырып торган. Ләкин әлегә чит илдән беркемнең дә элемтәгә чыкканы юк икән.

Элекке Татарстан президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” фондыннан да чакырып сөйләшкәннәр. Һәм әлеге проект белән кызыксынуларын, әмма әлегә Болгар һәм Зөягә күп чыгымнар кирәклеген әйткәннәр. Шуңа бу проект киләчәк перспективада гына каралырга мөмкин.

Вәлиуллин әйтүенчә, Васильевода әлеге үзәк төзелсә 18 мең кеше яшәгән бистәдә эш урыннары да артыр иде. Чөнки халыкның күпчелеге я эшсез, я Казанга барып хезмәт итәргә мәҗбүр.

XS
SM
MD
LG