Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Без халыкка үз фикеребезне җиткердек”


Дүшәмбе көндезге сәгать өчтә тоткарланган Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин шул ук көнне кич иреккә чыгарылды. Аның өе һәм башкарма комитет бинасында тентү уздырылды.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Азамат Галин әйтүенчә, аның урынбасарын Нуриман районындагы өендә ФСБ тоткарлаган.

“Аның өендә һәм безнең оешмада тентү булды. Бөре районында газүткәргечен шартлату омтылышы белән бәйле эше нигезендә минем урынбасарны, ягъни аны шунда катнашкан егетләр белән бәйлеме яки бәйле түгеллеген тикшерделәр”, ди ул.

Әхмәтшинны шул ук көнне җибәргәннәр. Аның статусы – шаһит.

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасарын тоткарлау белән беррәттән дүшәмбе Уфага Урал арьягыннан Башкортстан президенты алмашуына ризасызлык белдереп күп кенә башкортлар килгән дигән хәбәр дә таралган иде. Ләкин Галин моны кире кага.

“Бүгенге көнгә безнең башкарма комитет башкортларның бердән-бер милли оешмасы. Без халкыбызга үз фикеребезне җиткердек. Бүгенге көндә каршылык күрсәтүнең мәгънәсе юк. Шуңа безнең бөтен эшебез халыкны тынычландыру. Кайбер оешмалар, яшьләр “башкорт халкы күтәрелеп чыгарга тиеш” дигән белдерү ясады. Әмма башкарма комитет әгъзалары халыкка үз фикерләрен җиткерде. Бүгенге көндә безгә киләчәккә карап эшләргә кирәк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG