Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:47

Шушы көннәрдә Казанда мөслимә Ризидә Җиһаншинаның тарихы игътибар үзәгенә менде. Хиҗап кигәннән соң аны эштән куа башлыйлар. Мөселман хатын-кызлар оешмасы башлыгы, әлегә мөслимәләрне яклау мөмкинлекләре аз, ди.

Ризидә Җиһаншина чит ил машиналарын сату салонында 2 ел эшләгән, анда ул үзен эшчән, акыллы хезмәткәр итеп күрсәткән. Шул ук вакытта ул үзенең тормыштагы урыны турында да күп уйланган. Көннәрнең берсендә Ризидә хиҗап кияргә уйлый.

“Мин борчыган сорауларга җавап таптым, исламга килдем, Коръән кушканча яулык бәйләдем”, дип сөйләде Ризидә шәһәр телевидение каналында.

Хиҗап кигәннән соң икенче көнне ук, салон җитәкчесе аны чакыртып ала. Ризидә сүзләренчә, җитәкче кеше аңа, яулык сатып алучыларны куркыта,эшкә болай киенеп килмә, яулыгыңны сал, дип әйтә. Ризидә моңа бик каты рәнҗи.

Мөслимә эшләгән машина сату салоны хуҗасы Таһир Ваһитовның үз аңлатмасы бар. Ул җирле газетларга биргән әңгәмәдә: “Гомум киенү нормалары бар, офиста кыска ыштаннан йөрмиләр бит, безнең ширкәтнең киемгә билгеле таләпләре бар, безне баш җитәкчелек гел тикшереп тора, бер хезмәткәрнең яулык бәйләү теләге өчен генә минем зыян күрәсе килми”, дип аңлаткан ул.

Ризидәгә эшкә килгәч яулыгын салырга, капланган килеш урамда гына йөрергә тәкъдим иткәннәр. Ул моңа ризалашмаган. Эштән дә китәргә теләмәгән. Ширкәтнең аны куар өчен кануни нигезе дә юк, чөнки хезмәт турындагы кануннарга “яулык бәйләгән өчен” дигән маддә кертелмәгән. Бу хәлләрдән соң, Ризидә ширкәттә күпмедер вакыт эшләгән. “Әмма мине анда түзә алмаслык шартларга куйдылар, аннан китәргә мәҗбүр булдым”, ди ул.

Алга таба эш эзләгәндә, резюме җибәргәндә, хиҗаптан йөрүемне язмаячакмын, ди Ризидә. Яулыклы икәнемне белсәләр, беренче очрашуга да чакырмаслар, ди ул.

Мөселман хатын-кызлар берлеге башлыгы Наилә Җиһаншина әйткәнчә, соңгы елларда мөслимәләрне кыерсыту хәлләре ешрак очрый башлады. Әле күптән түгел генә аңа бер оешмада хисапчы булып эшләгән бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең бүлмәсендә кәгазьләр белән эшләп утыра торган булса да, җитәкчелек аның башындагы яулыкка түзеп тора алмаган, салырга кушкан.

Лениногорскида югары уку йортында укыган бер студент кызга да шелтә белдергәннәр, монда дөньяви уку йорты дип хиҗабына каршы килгәннәр.

Ризидә Җиһаншина кыерсытуга каршы торырга үзендә көч тапкан, әмма мөселман хатын-кызлар берлеге башлыгы Наилә ханым сүзләренчә, гадәттә мөслимәләр үзләренең хокуклары өчен көрәшергә курка, хезмәттәшләренә зыян китерергә теләми.

"Алар килеп зарланса да, гариза язарга теләми, тавыш куптармый, берсүзсез эштән китә", дип әйтә мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе. Шуңа да мондый очраклар турында җәмәгатьчелек белми кала, мәсьәлә дә хәл ителми.

Мөселман хатын-кызлар оешмасы башлыгы Наилә Җиһаншина әйткәнчә, бу проблема Татарстан өчен яңа түгел. Ул эштән куылган хатын-кызлар мәсьәләсендә ярдәм сорап, социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры белән сөйләшкән булган. Министр Айрат Шәфигуллин, мөслимә канунсыз төстә эштән куылган булса, эш бирүчегә административ җәза бирергә вәгъдә иткән.

Әмма моның өчен мөслимәләрнең үзләренең дә хокуклары өчен көрәшүе кирәк.

Шул ук вакытта, мөселман хатын-кызлар оешмасы башлыгы Наилә Җиһаншина аңлату эшләрен алып бару да киеренкелекне киметергә ярдәм итәчәк дип саный.

"Халыкка яулыкның нәрсә икәнен, ни өчен хатын-кызның аны бәйләп йөргәнен аңлатырга кирәк. Икенче яктан, дизайнерларга, кием тегүчеләргә кызлар өчен офиста, эш урыннарында киеп була торган заманча да, ислам ча киемнәр тегү турында уйларга киңәш итәм. Безнең бит, сайлау мөмкинлеге дә юк", ди Наилә ханым.

Машина сату салонында эшләгән Ризидә Җиһаншинага да төп дәгъвалар аның турыдан-туры ислам динен тотуына түгел, ә тышкы кыяфәтенә белдерелде. Ягъни бүгенге көндә яулык эш урыннарындагы кием таләпләренә туры килми булып чыга. Ширкәт үзе Ризидә соравы белән, аңа хәтта намаз уку өчен шартлар тудырган. Бу хакта җирле газетлар язып чыкты. Аңа салонда бер бүлмәдә көнгә бер тапкыр намаз укырга рөхсәт ителгән булган. Бу юлы ширкәт җитәкчелеге яулыклы хезмәткәрне кабул итәргә теләмәгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG