Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туплида давыл үтте


Тупли авылында көчле җил-давыл булды. Өч айдан бирле көтелгән яңгыр шифага караганда зарарны күбрәк китергән.

“Бозлы яңгыр, ком һәм тузан бураны бөтен авылны уратып алды. Җил-давыл үзенең юлында барчасын да ботарлап сындырды, һавага күтәрде, өй түбәләре очты, электр баганаларын таяктай селкетте һәм чыбыкларын өзгәләде. Йөзләгән метр электр чыбыклары җирдә аунады”, ди табигать афәтен үз үзләре белән күзәткән Әнәс Миңгалиев.


Өч айдан бирле көтелгән яңгыр шифага караганда зарарны күбрәк китергән. Авыл электромонтёры Йосыпов авылны карап чыгып, булган фаҗигане бәяләп, районнан белгечләр чакырган. Першин җитәкчелегендәге бригада бер тәүлек буена торгызу эшләрен алып барган. Йөзләгән метр электр чыбыкларын алмаштырганнар, ауган куакларны чистартканнар.

Әлбәттә, иң зур мәшәкатьләр җимерелгән өйләрнең хуҗаларына төшә, чөнки давыл коймаларны, түбәләрне җимереп ташлаган.

XS
SM
MD
LG