Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:22

Казанда укыган өчен түләү бәяләре үзгәрешсез диярлек. Ә Мәскәүнең күп кенә югары уку йортлары, быелгы демографик кризис һәм абитуриентлар саны кимү сәбәпле, түләүле бүлекләрдә уку бәясен төшергән. Хәтта “Дустыңны алып килсәң, ташлама ясыйбыз”, диючеләр дә булган.

“Менә хәзер, узган ел белән чагыштырганда, алынган гаризалар саны хәтта күбрәк тә. Конкурс юк дип әйтә алмыйбыз, гаризалар җитәрлек”, дип җавап бирделәр Казан дәүләт энерго университетының кабул итү комиссиясеннән.

Казан дәүләт икътисад-экономика университеты да бәяләрен үзгәртмәгән икән.

“Федераль университет составына керү дә үзгәрешләр китермәде. Ә хәзергә без КДФЭИга кабул итәбез”, дип белдерде әлеге уку йортының кабул итү комиссиясе әгъзасы.

Казан авиацион университетында быел, күп белгечлекләр буенча бәяләр шул ук. Абитуриентлар җитмәү проблемасы юк, диделәр.

Казан дәүләт технология университеты да бәяләрен үзгәртмәгән.

“Беренче курслар өчен ташлама бар, алар башкаларга караганда 20 процентка кимрәк түли. Абитуриентларга килгәндә, җыелу, конкурс бар”, дип хәбәр итте КДТУ вәкиле.

Казан дәүләт университетында бәяләрләрне КФУ составына кергән башка югары уку йортлары белән килешеп билгелиләр икән. Мәсәлән, экономика факультетына бәяне Финанс-икътисади университетыныкы белән тигезләгәннәр. Бу эш уку йортларын берләштергәндә проблемнар чыкмасын, бер үк факультеттагы студентлар төрле бәягә укымасын өчен эшләнгән.

Шулай ук узган ел укырга керергә теләүчеләр аз булган белгечлекләргә дә бәяне төшергәннәр. Нәтиҗәсе күренә – кабул ителгән гаризалар саны арта икән.

Сергей Ионенко
КДУда абитуриентлар җитмәү дигән проблема элек-электән булмаган. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко әнә шулай дип белдерә:

“Узган ел белән чагыштырганда, быел мәктәпне шулай ук 24 меңнән артык бала тәмамлады. Әмма бердәм дәүләт имтиханын беренче дулкында дүрт меңгә азрак кеше бирде. Демографик ситуация безнең университет конкурсына тәэсир итми. Теләсә-нинди демографик хәлдә дә, Татарстанның һәр дүртенче абитуриенты КДУга гариза бирә. Быел, мәсәлән, 7 меңнән артык гариза кабул ителде. Димәк, республика күләмендә якынча 34 процент абитуриент безгә керергә тели, дигән сүз”, ди Ионенко.

Гариза бирүче абитуриентлар саны күп булуга статусның Федераль дәрәҗәгә күтәрелүе дә тәэсир иткән, дип саный Сергей Ионенко. Тулай торакка урнашу мөмкинлеге булу чит җирләрдәге абитуриентларны да тарта икән. Мисал өчен, туксанынчы елларда Казан дәүләт университеты студентларының 80 проценты Татарстан яшьләре булса, быел Казанан 30 процент, районнардан 43, ә Русия төбәкләреннән 27 процент гаризалар кабул ителгән.

Кабул итү комиссияләре бар да яхшы булуга ышандыра
Казанның югары уку йортларында кабул итү комиссияләре үз эшен дәвам итә. Конкурс та җитәрлек, бәяләр дә үзгәрешсез диярлек. Кабул итү комиссиясы әгъзаларының сүзләренә караганда, Казанда барысы да ал да гөл.

Әмма бу очракта: “Әгәр үзегезне бер көннән дә артыграк бәхетле хис итәсез икән, димәк сездән нәрсәдер яшерәләр”, дигән сүзләр дә искә төшә. Әле биш уку йорты, өч факультетка гариза бирү мөмкинлеге булган абитуриентлар, нәтиҗәдә, җитми калырга да мөмкин.

Шулай да абитуриентлар узган елгы кайбер укучылар кебек, берничә җиргә гариза биреп, берсенә дә кабул ителмичә, ярык тагарак алдында утырып калудан курка.

Нәтиҗәләр исә июль ахыры, август башларында билегеле булачак.

XS
SM
MD
LG