Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:00

Омски өлкәсендә тагын бер иман йорты сафка басты. Өлкәнең көнчыгышында урнашкан Муромцево район үзәгендә яңа мәчет бинасы төзелеше тамамланып, узган ял көне аның ачылу тантанасы булды.

Әйтергә кирәк, Муромцево районының өч саф татар авылында бер меңгә якын милләттәшебез яши. Район үзәгендә 40 саф татар гаиләсе, 60 катнаш гаилә бар, җәмгысы 150гә якын татар санала.

Якын тарихка әйләнеп карасак, районның Чуртанлы һәм Тазлар авылларында мәчетләр бар. Муромцевоның үзендә бүгенге көнгә чаклы беркайчан да мөселманнар өчен гыйбадәт йорты булмады. Анда яшәүче мөселманнар гыйбадәт кылырга район үзәгеннән 8 чакрым ераклыкта урнашкан Чуртанлы авылына йөрделәр. Ул да булса, Ураза, Корбан гаетләре кебек бәйрәмнәрдә генә.

Шуны да әйтеп үтик, Чуртанлы мәчете инде берничә ел шушы олуг бәйрәм көннәрендә генә ачыла. Чөнки авылда җомга намазларын укытырдай да имам юк. Район үзәгендә мәчет ачылганнан соң, Чуртанлы мәчете ишекләренең Ураза, Корбан гаетләрендә дә ябык калуы ихтимал.

Районның икенче татар авылында – Тазларда, авылның имамы Исмәгыйль хәзрәт Әхмәтвәлиев сүзләренчә, мәчет һәрвакыт ачык, җомга намазларына халык йөри. Бу авылның 2002 елдан бирле эшләп килгән мәчете моннан ике ел элек, яңартылып, тантаналы рәвештә яңадан ачылган иде.


Муромцевода ачылган мәчет районда өченче мөселман гыйбадәт йорты. Мәчет бинасы тышкы күренеше белән генә дә район үзәген бизәп торырдай итеп бик күркәм эшләнгән, эчке яктан да заманча, матур бизәлеше белән башка авыл мәчетләреннән күпкә аерылып тора.

Моннан биш еллап элек авылның гади бер кешесе, Омскиның Җәмигъ мәчетендә дини белем алган, үзлегеннән та дә күп өйрәнгән Әмрулла Шагиев район үзәгендә мәчет булдыру хәстәре белән йөри башлый. Ул ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итә, башка юллар белән дә акча эзли, әмма мәчет төзелешенә җитәрлек акча тиз арада гына җыелмый.

Шулай да әкренләп мәчет төзелеше башлана. Булмаган бәхеткә, бәхетсезлек ярдәм итте ди рус халкы. Муромцевога Мәскәүдән эшмәкәр Нурия ханым килә. Күптән түгел генә кызының үлемен кичергән ханым, бу районда яшәүче, шундый ук бәхетсезлеккә тарыган гаиләгә кунакка килгән була. Ул төзелеп бетмәгән мәчетне күреп, кызыксына һәм эшнең асылына төшенгәч, ярдәм итәргә вәгъдә бирә.

Мәскәү эшмәкәре сүзендә тора –аның ярдәме белән мәчет төзелеп бетә. Дөрес, районда яшәүче халыкның ярдәме дә күп була, хәер-сәдакаларыннан башка, алар кул көче белән дә ярдәм итәләр, район хакимияте дә ярдәм күрсәтә. Нурия ханым мәчетнең ачылышына да килә.

аш өстәле
Бу җирдә бик яхшы кешеләр яшәвен Ходай күрә, шуңа күрә мәчет төзелде, һәм сез аңа лаек, диде Нурия ханым үзенең чыгышында. Мәчет ачылышында Әмрулла хәзрәт ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Мәчет ачылышында район башлыгы Виктор Зеленин, Себер ягы мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов, Тазлар авылы мулласы Исмагыйл хәзрәт Әхмәтвәлиев катнашты, авыллардан, Омскидан килүчеләр күп булды. Виктор Зеленин, бар нәрсәне юдырып, җиде көн яңгыр яуды, ә бүген кояш чыкты. димәк ходай безнең мәчетне кабул итте, диде.

Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов тәкъдиме белән Муромцево мәчетенә Нурия ханымның күптән түгел дөнья куйган кызы Тәнзилә исемен бирделәр. Мондый тәкъдимне район башлыгы да хуплады.

Кыскача гына әңгәмәдә Виктор Зеленин, мин гомерем буе татарлар белән яхшы мөнәсәбәттәмен, бездә бар диннәр дә тигез. Мин барсына да ярдәм күрсәтергә тырышам, бүген без бу үзәкне - храмны ачабыз, аннан соң чиркәү ачылачак, диде.

Мәчет төзелде, ачылу тантанасы үтте. Эшләп китәрме ул киләчәктә? Ишекләре һәрвакыт ачык булырмы? Бу хакта мин мәчет ачылышына килгән өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә фикерләре белән кызыксындым.

Өлкән яшьтәге апа да, татарча аңламаса да әнисе белән килгән яшь егет тә, урта яшьләрдәге ир-егет тә, халык йөрер дип уйлыйбыз, интегеп эшләнгән эш бушка булырга тиеш түгел, диделәр.

Муромцевоның “Тәнзилә” мәчете ачылышы намаз уку белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG