Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабарда-Балкарда мөһим корылмаларны саклау көчәйтелде


Кабарда-Балкар республикасында Баксан су электр станциясендә булган шартлаудан соң барлык мөһим корылмаларны саклау көчәйтелде.

Бүген иртән су электр станциясенә билгесез кешеләр үтеп керә. Алар ике сакчыны үтерә, смена җитәкчесен, аның ярдәмчесен кыйнап ташлый. Аннан станцияне шартлата.

Су электр станциясендәге булган вакыйга терракт белән бәйле дип санала. Инде шартлатуда катнашкан шикле кешеләр төркеме билгеле, дип хәбәр ителә. Кабарда-Балкарга Русия прокуратурасының тикшерү комитеты төркеме җибәрелгән.

Русия премьер-министры Владимир Путин кыска вакыт эчендә су электр станциясен торгызу планын әзерләргә кушкан. Шартлау вакытында станциянең машина залы җимерелгән.
XS
SM
MD
LG