Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов Башкортстан президентының киңәшчесе булырга мөмкин


Башкортсанның элекке президенты Мортаза Рәхимов республиканың яңа президенты Рөстәм Хәмитовның түләүсез генә киңәшчесе булып эшли башларга мөмкин.

Мондый тәкъдим белән Рөстәм Хәмитов чыккан.

Хәмитов Рәхимовка тәкъдим ителгән вәкаләтнең дәүләт эше булмавын, аннан элекке президентның үзенең дә штатта эшлисе килмәвен, өстәвенә, өлкән яшьтә булуын искәртә.

Башкортстан президенты шулай ук киләсе ике айда президент һәм премьер-министр вазыйфаларын берьюлы башкарасын әйткән.
Республика белән 16 ел дәвамында идарә иткән Рәхимов 15 июльдә президентлыктан киткән иде.
XS
SM
MD
LG