Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания парламенты пәрәнҗәне тыйган карарны хупламады


Испания парламенты мөселман хатын-кызларның иҗтимагый урыннарда йөзне каплаган пәрәнҗә киюен тыярга чакырган тәкъдимне кире какты.

Канун өлгесен парламенттагы консерватив Халык партиясе тавышка тәкъдим иткән иде.

Хәзергәчә Бельгия парламентының түбән палатасы апрель аенда күпчелек тавыш белән йөзне өлешчә каплаган пәрәнҗәне тыю тәкъдимен күпчелек тавыш белән кабул иткән иде.

Узган атна шулай ук Франция парламенты да охшаш адым ясады.

Әгәр канун Франция сенатыннан узса, Франция йөзне каплаган пәрәнҗәне тыйган икенче ил булачак.
XS
SM
MD
LG