Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расмуссен: "Пакстан төбәк тынычлыгы өчен мөһим роль уйный"


Рәсми сәфәре кысаларында Пакстан башкаласы Исламабадка барган НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Пакстанның төбәк тынычлыгы өчен мөһим роль уйнавын әйтте.

Пакстан Тышкы эшләр министры Шах Мәхмүт Курәйши белән бергә уртак матбугать чыгышы ясаган Расмуссен, Әфганстандагы соңгы вәзгыять һәм төбәк тотырыклыгы турындагы мәсьәләләр турында киңәшләшүләрен әйтте.

Пакстан белән Әфганстан арасында соңгы вакытта якынаю адымына тукталган Расмуссен, ике ил арасында күптән түгел имзаланган икътисади килешүнең "мөнәсәбәтләрне җанландыру өчен мөһим адым" булуын әйтте.

Террорга каршы көрәштә төбәк һәм халыкара хезмәттәшлекнең әһәмиятенә басым ясаган Расмуссен, Пакстанның төбәк тынычлыгы өчен мөһим бер көчкә ия булуын искә төшерде.

Расмуссен кичә, Әфганстанда узган халыкара конференциядән соң Пакстанга килгән иде.
XS
SM
MD
LG