Accessibility links

АКШ Төньяк Кореяга каршы санкцияләрне арттырырга җыена


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән Саклану министры Роберт Гейтс рәсми сәфәр белән Көньяк Кореяга барды.

Сәфәрнең максаты - Корея ярымутравында арткан киеренкелектә беректәш ил Көньяк Кореяны яклау.

Клинтон Сеул хакимияте югары рәсмиләре белән очрашуы вакытында АКШның Төньяк Кореяга чикләүләрне арттырачагын белдерде.

Мәгълүм булганча, Сеул март ае ахырында үз хәрби көймәсенең Сары диңгездә батуында һәм нәтиҗәдә 46 диңгез хәрбиенең үтерелүендә Төньяк Кореяны гаепли.

Халыкара тикшерүләр хәрби көймәгә Төньяк Кореядан һөҗүм булуын раслады. Коммунист Төньяк Корея исә бу гаепләүләрне кире кагып килә.
XS
SM
MD
LG