Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

BBC: көрд сугышчылары корал ташлау өчен Анкарага шарт куя


Соңгы айларда Төркиянең төрле җирләрендә арткан террор һөҗүмнәрен оештырган Көрд Эшче Партиясе (ПКК) вәкиле Британиянең BBC хәбәр каналына биргән әңгәмәсендә, мәдәни һәм сәяси хокуклар бирелүе бәрабәренә террор оешмасының коралны ташлый алачагын белдерде.

BBC әлеге шартлар үтәлгән очракта, Төркиядә ике дистә елдан бирле дәвам иткән низагның бетә алачагын белдерә. Төркия рәсмиләре исә террор оешмасы тарафыннан ясалган бу тәкъдимгә бер җавап кайтармады.

XS
SM
MD
LG