Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

Корылык халыкның чыгымнарын арттырды һәм республиканың үзен азык-төлек белән тәэмин итә алуын шик астына куйды. Күп товарлар читтән китерелә, шуның өстәвенә быел икмәк, яшелчә уңмады, бәяләр арта башлады. Хакимиятләр коткыга бирелмәскә чакыра.

Кыенлыклар булса да, ач утырмабыз, дип ышандыра җитәкчеләр. Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: "Республикага елына 250 мең тонна бодай, 100 мең тонна арыш кирәк, хәзер саклау урыннарында яткан икмәк еллык ихтыяҗдан ике тапкыр күбрәк", диде.

Ипи бәясен арттырырга нигез юк, он җитәрлек, ел ахырына кадәр хаклар артмаячак, дип белдерде министр.

Ул һәм башка түрәләр дә төп азык-төлеккә хакларны контрольдә тотарга вәгъдә итә. Әмма, базарлардагы бәяләр аларны тыңламый, арта бара.

Казанның Чехов базарында читтән китерелгән он саталар. Сатучы Минзия апа, “Азатлык” радиосы хәбәрчесенә, инде ун ел чамасы Алтайдан китерелгән он сатам, диде. Татарстанда үстерелгән икмәкнең җилемчәсе аз була, аны бик яратмыйлар, ди сатучы.

Аның әйтүенә караганда, онның бер килосына күпләп сату бәясе соңгы көннәрдә уртача 3-4 сумга күтәрелгән.

Чехов базарында алучылар бик күренмәсә дә, күпләп сату урыннарында халык ашамлыкларны капчыклап ала, машиналарга төяп алып китеп торалар, дип сөйли сатучылар.

Корылык аркасында быел иген уңышы начар көтелә. Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, бер гектардан 8-8,5 центнер бодай җыярга өметләнәләр. Бу аны үстерүгә куйган көч һәм керткән акча чыгымнарын капламый. Дәүләт игенчеләргә ярдәм күрсәтмәкче үзе. Русия авыл хуҗалыгы министры корылыктан зыян күргән төбәкләргә ашлык биреп барачакбыз, дип белдерде.

Шулай ук күпләп сату ширкәтләренә монополиягә каршы комитет һәм башка тикшерү оешмалары бәяләрне күтәрергә бирмәячәк, дип ышандыралар. Шул рәвешле хакимиятләр ипи бәясен контрольдә тотмакчы.

Хәзерге вакытта онның бер килосын базарда уртача 20 сумга алып була.

Татарстан үзен шикәр белән тәэмин итеп бара иде. Буа шикәр корылышының товарына бәя әллә-ни артмады, ди сатучылар. Әмма шикәр чөгендере быел уңмаган. Аны да читтән китерәчәкләр һәм шикәргә бәя артачак дигән сүз.

Чехов базарындагы сатучы әйткәнчә, кара бодайга бәя соңгы айда ике, өч тапкырга күтәрелгән. Бу базарда Бөгелмәдә үстерелгән кара бодайны һәм читтән китерелгәннән дә саталар.

Корылык аркасында бәрәңгегә, кишер, суган һәм башка яшелчәләргә бәяләр артыр дип көтелә, чөнки быел яшелчә дә уңмаган.

Хәзер яңа бәрәңгенең бер килосын 50 сумга саталар. Корылык аркасында бәяләр көзен дә 20-30 сумнан түбән төшмәс, ди сатучылар. Чөнки бу яшелчә су сипкән җирләрдә генә үскән, кайбер районнарда бөтенләй булмаган, дип сөйли халык.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исә, быел Татарстанда үстерелгән яшелчә Татарстандагы ихтыяҗны капларга җитә, ди. Әмма, шул ук вакытта, ул яшелчә сату оешмаларына бәрәңгене читтән алып куярга киңәш итә.

Корылыкның Татарстан өчен бер яхшы ягы да бар. Русия төбәкләрендә малларга ашатырга азык булмау аркасында, Татарстандагы сөтне күпләп ала башлаганнар. Гел түбән бәягә зарланган авыл хезмәтчәннәре көннән-көн бәя үсүен күзәтә. Үткән ел белән чагыштырганда бер литр сөтнең сатып алу бәясе ике тапкырга күтәрелгән һәм 12 сумга җиткән.

Хакимиятләр республика эчендәге сөт бәясен арттырмаска, җитештерүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә.

Татарстанда да авыл халкы, фермалар малларны суя башлаган. Хайваннарны ашатырга азык чамалы. Шуңа ичмасам ит бәяләре күтәрелмәс, киресенчә төшәчәк дип фаразлыйлар.

Хакимият вәкилләре, төп ашамлыкларга, сөт һәм ипигә бәяләрне арттырмаска вәгъдәләр бирә. Әмма газетлар язганча, уңдырышлы 2007 елда да андый сүзләр булган, әмма ипи бәясе бер ел эчендә уртача 30%, сөт 20%-ка күтәрелгән булган.

XS
SM
MD
LG