Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-Көньяк Корея уртак хәрби күнегүләре Кытайны борчый


25нче июльдә АКШ белән Көньяк Корея киң күләмле хәрби күнегүләр башларга җыена. Төньяк Кореяга беректәш Кытай исә әлеге күнегүләрләргә ризасызлык белдерә.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Чин Ганг үз белдерүендә, "Без тарафларны тыныч булырга һәм күнегүләр вакытында төбәктә киеренкелек тудыра алачак хәрәкәттән тыелып калырга" чакырды.

Сүзче, уртак хәрби күнегүләренең тирән борчу уятуын әйтте.

АКШ һәм Көньяк Корея, күнегүләрнең Төньяк хакимияте һөҗүмнәреннән саклану максатында уздырылуын белдерә.
XS
SM
MD
LG