Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабат теракт: бу юлы стратегик корылмада


21 июль көнне таңнан Кабарда-Балкарның Баксан су электр станциясендәге шартлауның баштан ук теракт булуы әйтелде. Моңа кадәр әле стратегик корылмаларда терактларның күзәтелгәне юк иде. Белгечләр станциядә иминлек чаралары тиешле дәрәҗәдә булмаган дип саный.

Казан вакыты белән 4 сәгать 20 минутта билгесез кешеләр Кабарда-Балкардагы Баксан су электр станциясендәге ике сакчыны үтереп бинага кереп шартлаткыч куялар. Бер сәгатьтән соң бер-бер артлы дүрт шартлау яңгырый. Әлеге хәлдән соң су генераторларының берсендә янгын чыга.

Һөҗүм итүчеләр ике сакчыны үтерүдән тыш, тагын су электр станциясенең өч хезмәткәрен, шул исәптән бу тәүлектә җитәкче һәм аның урынбасары вазыйфаларын башкаручыларны кыйнауларын хәбәр итә.

Станциядәге шартлау нәтиҗәсендә ике агрегатка зыян килә, Шулай ук янгын аның өченчесенә дә хилафлык китерде. Ләкин бу өстәмә җиһаз гына булып тору сәбәпле, халыкны энергия белән тәэмин итүдә зыян тумый.

Шулай ук су басу куркынычы да юк. Чөнки станциянең бернинди дә эре сусаклагычы юк. Су турыдан-туры елга үзәненнән бирелә.

“РусГидро” оешмасы станция хезмәткәрләренең генераторлар су килүне вакытында туктатып, суны башка тарафка җибәрүне бик акыллы гамәл буларак бәяләде.

Терактны сугышчылар оештырганы фаразлана

Хәзерге вакытта исә шартлау нәтиҗәләрен тикшерү эше бара.

Шул ук вакытта инде ФСБ терактны оештыруда фаразланучыларның ачыклануын әйтте. “Яңалыклар” агентлыгы махсус хезмәтләргә нигезләнеп хәбәр итүенчә, бу сугышчыларның башлыкларының берсе.

Матбугат чаралары инде су электр станциясенә һөҗүмне Кабарда-Балкар сугышчылары башлыгы әмир Абдуллаһ кешеләре оештырган дип тә язды. Хәзер инде аларны эзләү эше бара.

Су электр станциясендәге шартлау алдыннан сугышчылар Баксан район үзәгенең эчке эшләр бүлегенә ут ачкан иде. Ул станциядән 15 чакрымда гына урнашкан. Шулай ук милиция бүлеге янында кулдан ясалган шартлаткыч та шартлатылган. Әлеге юл белән сугышчылар игътибарны су электр станциясеннән читкә юнәлтергә теләгән дип фаразлана.

Power Plant Blast In Russia
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00
йөкләү


Иминлек чарарлары җитәрлек булмаган

Хәрби белгеч Александр Гольц исә су электр станциясенең бик үзенчәлекле корылма булуын әйтә. Ягъни аны шартлату уңышлы башкарылганда теләсә-нәрсә, хәтта экологик каза да туарга мөмкин. Моңа кадәр су электр станцияләрендә һөҗүмнәр булмау сәбәпле, күрәсең сак чаралары тиешлечә күрелмәгәндер, ди ул.

Бу фикерне ГРИНПИСның энергетика бүлеге җитәкчесе Владимир Чупров да куәтли.

“Баксан су электр станциясенең эчке иминлек системасы тишелечә эшләгән. Ягъни су агымын күчергәннәр, шуңа ул ташый алмаган. Мөгаен монда сакчыларны билгеләгән кешеләр тиешлечә эшләп җиткермәгәндер. Сакта торган ике кеше генә әллә нинди батырлыклар эшләсә дә, зур гамәлләр кыла алмаячак. Шуңа бу канәгатьсезлек үлгән кешеләргә түгел, ә “РусГидро” оешмасына булырга тиеш”, ди ул.

Баксандагы хәлдән соң, “РусГидро”га караган барлык корылмаларда, аеруча да Төньяк-Кавказ федераль бүлгесендәге су электр станцияләрдә саклык чаралары арттырылды.
XS
SM
MD
LG