Accessibility links

Кытайда су басулар сәбәпле 152 мең кеше башка җиргә күчерелде


Кытайда көчле яңгырлардан төньяк-көнчыгыш төбәкләр дә зыян күрде. Кытай цивиль эшләр министрлыгы, төбәктә яуган көчле яңгыр сәбәпле булган ташулардан зыян күргән 153 мең кешенең иминрәк җирләргә күчерелүен белдерде.

Яңгырлар төбәктәге 2 миллион кешенең тормыш шартларына йогынты ясады.

Кытай Шинһуа хәбәр агентлыгы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лиау-ниң һәм Җи-лин вилаятьләренә ашыгыч ярдәм төркеменең җибәрелүен белдерде.
XS
SM
MD
LG