Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:26

“Безнең гәҗит” газетының 21 июль саны Башкорт президенты алышынуга үз фикерен белдерә, Фирдүс Гыймалтдиновны милиция тентүе һәм Саба районындагы ялгыз наратның киселүе турында хәбәр итә. Шушы ук санда Фәүзия Бәйрәмова Оренбургка барып, татар тарихын өйрәнүе, Лилия Заһидуллина сусызлыктан интегүче авылда булып кайтуы белән таныштыра.

Сәйдулла Кутушев күрше Башкортстанда хакимият алышынуга үз фикерләрен “Башкортларны көзен саныйлар...” язмасында күрсәткән.
Автор озакламый күршеләрдәге сәяси вәзгыять тамырдан үзгәрер, моның файдасын, беренче чиратта, татарлар күрер дип фаразлый.

“Рөстәм Хәмитов журналистлар белән беренче очрашуда ук башкортча, татарча һәм русча газетлар укуын белдерде. Гомумән, башкорт милләтчеләре аны татар булуда гаепли”, дип яза Кутушев.

Аның фикеренчә, яңа президент башкортлашу мәсьәләсендә агрессив сәясәт алып бармаячак. Шул ук вакытта Рөстәм Хәмитов республикада өченче дәүләт теле итеп татар телен кайтарырга ниятли дигән имеш-мимеш йөри икән.

Сәйдулла Кутушев яңа президентның беренче указларыннан күренгәнчә, башлыча, икътисад, социаль сәясәт белән шөгыльләнергә ниятләве турында яза. Димәк, татарлар өчен күрше республикада тормыш җиңеләергә тиеш.

Татарстанда да Уфа белән аралар җайлашуга ышанучылар күп икән.

“Күпме генә тарткалашмыйк, татар белән башкортның проблемнары бер үк төрле. Ә ике арадагы мөнәсәбәтләр исә ясалма тудырылган. Аларны тагын да киеренкеләтеп җибәргән Мортаза Рәхимов бүген Башкортстан юлбашчысы түгел инде...” дип яза Сәйдулла Кутушев.

Сусызлар урамы

Лилия Заһидуллина Тәтеш районының Олы Тархан авылыннан килгән хат буенча журналист тикшеренүе үткәргән. Бу авылның “Татарстанга 20 ел” урамында яшәүчеләр, урамга су үткәрелгән булса да, үз йортына таба су торбалары сузу хокукы булмаудан зарлана икән.

“Авыл халкы бөтен чыгымнарны каплыйм, дип шартлап тора. Барыбер рөхсәт юк!” дип яза автор.

Лилия Заһидуллина авыл халкы, җирле үзидарә, район хакимияте белән сөйләшсә дә, төп гаепле табылмый. Шулай да автор уңай нәтиҗәгә ирешә. Районнан проблемның хәл ителәчәге турында хәбәр итәләр.

“Безнең гәҗит” бу урамга су кергәнчегә кадәр тикшерү эшен алып барачаклары, әлеге эш нәтиҗләре белән газет укучыларын да таныштырачаклары турында хәбәр итә.

Саба йөзек кашын югалткан


“Нарат каргышы өстә тора” язмасында Айзат Шәймәрданов:

“ Саба халкы визит карточкасыз калды”, дип яза.

Узган атна җомгасында төрле риваять һәм ырымнарны үз эченә алган Саба һәм Эзмә авыллары янындагы ялгыз нарат агачын кискәннәр. Чама белән агачка 200-250 яшь бирәләр икән. Шәймәрданов бөтен Саба халкының хафага төшүен, гаеплене табарга һәм җәзаларга теләүләре турында яза.

Эзмә авылы имамы Илнур хәзрәт:

“Бу махсус уйланылган гамәл. Район дошманнары булу да ихтимал, чөнки бу Сабаның йөзек кашы, символына әйләнәгән иде”, дигән.

Нарат рәнҗешеннән бөтен Саба халкы курка икән.

“Серле наратны йөз елга бер була торган корылык та аудармады, 40 градуслы зәмһәрир суык та өшетмәде, яшен дә сукмады, бу эш шайтаннан да зәһәррәк адәми зат гамәле”, дип яза автор.

Язманың ахырында Шәймәрданов районның эчке эшләр бүлегеннән килгән хәбәр белән таныштыра. Гаеплене эзләү эше туктатылган, нигезләмәләр прокуратурага тапшырылган, чөнки агач авылга да, Саба урман хуҗалыгына да, бер кешегә дә карамый икән.

Журналистны җинаятьчегә охшатканнар

Журналист Фирдүс Гыймалтдинов үзен җинаятьчегә охшатуларына аптырый. Бу турыда ул “Мин җинятьчегә охшаганмы?!” дип исемләнгән мәкаләсендә яза.

Автор китәргә торган автобуска таба ашыкканда, милиционерлар тарафыннан тоткарлана. Паспортын тикшерәләр, ашыкмыйча гына рациядән нидер сөйләшә башлыйлар. Нәтиҗәдә, журналист автобуска соңга кала. Киләсе автобусны яңадан ике сәгать көтеп, кузгалып киткәндә, әлеге милиция машинасы урынында булмый инде.

“Кемлегеңне белә торып, соңга калуыңны күреп, махсус Казан урамында тентү оештыручыларны аңламыйм”, дип яза автор.

Ул хокук сакчылары машинасы яныннан үтеп китүе белән нинди җинаять кылуын аңларга тели.

Редакция әлеге хатны рәсмиләштереп, Татарстан эчке эшләр министрына юллаган. Алар бу вакыйгага юридик күзлектән чыгып бәя бирелүен көтә.

“Урамдагы иминлекнең шулай тәэмин ителгәненә ышанасы килми. Дистә еллар телевизор экранында утырып, татар телле тамашачы гына түгел, рус теллеләр дә таный торган журналист, тапшырулар алып баручы белән шулай эш иткәч, гади кешеләргә нишләргә кала?!” дип яза “Безнең гәҗит”.

Патша империясе дә татардан курыккан


Әнә шул исемле язмасында Фәүзия Бәйрәмова Оренбургка барып, татар тарихын өйрәнүе турында яза.

Ул Габдрәшит Ибраһимовның милли һәм сәяси эшчәнлеген өйрәнә. Аның турындагы хезмәт – Оренбург губернасы жандармия идарәсе начальнигы, полковник Бабичның губернаторга язган әләк-доносы булып чыга. “Совершенно секретно. Лично” дип мөһерләнгән, ике яклап шыплап язып тутырылган 13 битлек (26) бу белешмә “О движении “панисламизма” дип атала икән. Документ 1911 елның 6 февралендә, кара реакциянең иң котырган елларында, татар милләтчеләрен берәм-берәм төрмәгә аткан елларда язылган.

“Бу чыганакны кулыма алып укыганда, рус империясенең татарларга карата бөтен нәфрәтен үземдә тойдым”, дип яза Бәйрәмова.

Полковник Бабич дөньяда төрки халыкларның һәм мөселманнарның берләшә башлау куркынычы турында губернаторган хәбәр иткән, Русиядә бу хәрәкәтнең башында укымышлы татаралар торганын язган.

Автор йөз ел элек әйтелгән сүзләрнең, күтәрелгән проблемнарның милли мәктәп, ана теле һәм ислам диненә караган булуы турында яза. Фәүзия Бәйрәмова империянең йөз ел элек тә татарлардан шуларны тартып алырга теләвен, хәзер дә шулай булуын ассызыклый.

“Бабич язуынча, Казан татарлары бөтен төрки-ислам дөньясын империягә каршы эшкәртә икән”, ди ул.

Бу “хезмәт”тә Бабич татарларның хәйриячелек белән шөгыльләнүенә дә шик белдергән. Аларны Төркия кул астында Хәлифәт төзергә җыенуда да гаепли икән.

“Архивка кергәч, күчермә алулар шактый кыйммәт торса да, күбрәк эш белән танышырга тырышасың. Оренбургта тамырларыбызны күзалларлык мәгълүматлар да таптым. Бу хакта сөйләшүне “БГ” битләрендә дәвам итәрбез”, дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG