Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда элекке президент Бакыевның энесе кулга алынды


Кыргызстанда элекке президент Корманбәк Бакыевның кече энесе Әхмәт Бакыев кулга алынды. Хөкүмәт көчләре аны кичә илнең көньягындагы Җәлал Абад шәһәрендә кулга алып төрмәгә утырткан.

Полиция мәгълүматларына караганда кулга алганда Әхмәт Бакыевта ике корал булган, ул танылмас өчен ясалма чәч-сакал таккан булган. Әхмәт Бакыев кулга алыну вакытында каршылык күрсәтмәгән.

Әхмәт Бакыев илнең көньягында кыргызлар белән үзбәкләр арасында булып алган этник низагны чыгаруда гаепләнә. Узган ай булган канлы этник низагта 300 артык кеше үлгән, йөз меңләгән кеше өен ташлап китәргә мәҗбүр булган иде.

Корманбәк Бакыев икенче энесе әле эзләнә, ә Бакыев Беларуста үзенә сыену тапкан иде.
XS
SM
MD
LG