Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти муллаларга хезмәт хакы түләү ягында


мөфти Госман Исхакый
мөфти Госман Исхакый

Русиядә наркомания, эчүчелек, фәхишәлек кебек күренешләр киң таралыш алган. Шушы замана бозыклыгына каршы дин әһелләре дә җиң сызганып эшләргә әзерләр. Ләкин моның өчен аларга дәүләт, хөкүмәт ягыннан матди ярдәм таләп ителә. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман Исхакый шушы фикерне куәтли.

1552 елда Казан яулап алынганнан соң, Русия монодәүләттән конфессиональ дәүләткә әйләнә. Ләкин Русиядә 16 гасырдан 18 гасырга кадәр ислам дине мәсьәләсе берничек тә хәл ителми. Башка дин тарафдарлары буларак, аларны бөтенләй танымаганнар. Бары 1788 елда Екатерина II Оренбур Диния нәзарәте төзү турында карар чыгара. 1789 елда нәзарәт оеша.

Мөфтине хөкүмәт билгели һәм аңа хезмәт хакы түләнә. Идарә эшендә берничә казый, берничә язып баручы дә катнаша. Аларга да хезмәт хакы Русия казнасыннан бирелә. Шушы кечкенә генә идарә хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү 1917 елда, билгеле инкыйлабтан соң туктатыла. Бу мүгълүматлар Русия Ислам Университеты җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин белән булган әңгәмә барышында әйтелде.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый мөфтиләр, имамнар һәм казыйлар дәүләттән хезмәт хакы алсалар, җәмгыять өчен начар булмас иде, дигән фикердә тора. Бу хакта ул быелның июнь аенда “Ислам нуры” газетының 15 еллык тантанасында ясаган чыгышында белдереп киткән иде.

Мөфти хәзрәтләрнең әлеге фикерләрен кайбер журналистлар Татарстанда дин эшләре буенча министрлык булдыру зарурлыгы турында дип кабул итте. Хакимияткә хезмәт хакы буенча якынаю министрлык төзү төшенчәсен аңлатмый, диде “Азатлык” хәбәрчесенә Госман хәзрәт һәм бу уңайдан үзенең кузаллавын җиткергән иде.

“Бу фикерне мин мисал буларак кына китердем. Бездә күп кенә министрлыклар бар. Алар хөкүмәт акчасына эшлиләр. Без, имамнар, мөфтиләр, казыйлар Русия, Татарстан өчен зур хезмәт куябыз. Ул эшне килолап та, тонналап та үлчәп булмый. Бүген наркоманиягә, фәхишәлеккә каршы көрәшәбез дип, йөзләгән шифаханә ачалар, миллиардлаган сумнар сарыф итәләр. Ләкин бозыклыкны булдырмас өчен дини тәрбия кирәк.

Христианнар үзләренчә, без үзебезчә эшлик. Моның өчен кадрлар, имамнар кирәк. Әсбаплар, китаплар зарур. Авылдагы муллаларны шуңа юнәлтү өчен хезмәт хакы кирәк. Дәүләт шуны фикерләсен иде. Читтән, Согуд Гарәбстаныннан, Бахрейннан, Катардан яки Пакстаннан килгән акчага түгел, үзебезнең хәләл, мөселманнар түләгән салым акчасына имамнарны җәлеп итсәк, күркәм булыр, халыкта рухи, социаль яктан алга китеш сизелер иде. Ә дин эшләре буенча министрлык булдыру турында әйтергә хакым юк”, диде Госман хәзрәт.

Әлбәттә, Русиядә барган җенси, әхлакый бозыклыкларга каршы көрәшүдә дин әһелләренең борчылуы, бу эшкә әзер торулары бер нәрсә. Эшнең башы шунда килеп терәлә, Русиядә дин дәүләттән аерылган.
XS
SM
MD
LG