Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Кыргызстанга полиция киңәш төркемен җибәрә


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы полициядән торган киңәшче төркемен Кыргызстанга җибәрә.

Әлеге киңәшче миссия илнең көньягында тотрыклыкны ныгыту һәм меңләгән кеше зыян күргән низагны урынында тикшерүне максатында җибәрелә.

Бишкәк белән кул куелган план килешү нигезендә 52 полиция хезмәткәре җибәрелә, алар коралсыз булачак.

Ош мэры Мәлис Морзахмәтов исә Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә, җирле халыкның күпчелегенең чит ил полициясенә каршы булуын сөйләде. Ул шулай ук, җирле иминлек көчләренең кулга алынган этник үзбәкләргә каршы көч кулланылуы турындагы гаепләүләрне кере какты.
XS
SM
MD
LG