Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:13

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Кыргызстанга халыкара көчләрне кертү карарын раслады. Ош шәһәре мэры элегрәк моңа ихтыяҗ юк дип әйткән иде. Шулай ук мэр тоткарланган үзбәкләрнең кимсетелүе турындагы дәгъваларны нигезсез дип белдерә.

Ош шәһәре мэры Мелис Мырзәхмәтов узган айдагы милләтара чуалышлардан соң кулга алынган үзбәкләрнең җирле хокук саклаучылар тарафыннан кимсетелүен кире кага.

Мырзахмәтовның әлеге аңлатмалары БМОның кеше хокуклары өлкән комиссары Нави Пиллэйның белдерүеннән соң яңгырады. Ул июнь аендагы чуалышлардан соң Кыргызстанның көньягында үзбәкләрне тоткарлаулар, җәзалаулар һәм аларга карата көч куллануын әйтте.

Ош шәһәре мэры Мырзәхмәтов үз эш бүлмәсендә биргән әңгәмәдә Пиллейның белдерүләрен “провакацион” дип атады. Һәм тиз генә: “Һәрхәлдә мэр буларак миндә мондый мәгълүмат юк”, дип өстәде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Ош һәм Җалал-Абадка 52 халыкара хокук саклаучыны җибәрү ниятенә дә шәһәр халкының каршы булуын әйтте.

“Алар безнең гореф-гадәтләрне, үзенчәлекләрне, яшәешне белми. Мин үз халкымның теләкләреннән чыгып эшлим һәм аларның фикерләренә кушылам”, диде ул.

Халыкара көчләр әлегә дүрт айга килә

Кыргызстан президенты Роза Отунбаева 16 июль көнне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының тәртипне саклау һәм җирле хокук саклаучыларны өйрәтү өчен 52 кешедән торган халыкара көчләрне җибәрүне хуплады. Әлеге план узган җомгада Казакъстанның Алматы шәһәрендә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы утырышында тәкъдим ителде.

Менә пәнҗешәмбе көнне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының даими утырышында Кыргызстанга әлеге төркемне хәзердән үк җибәрүгә карар кылдылар.

Әлеге карарда исә бу халыкара төркем вәкилләренең Кыргызстанга милләтара кискен хәлне җайлауга һәм илнең эчке эшләр министрлыгына ярдәм итүгә өлеш кертәчәге әйтелә. Әлегә алар дүрт айга калачак. Әмма киләчәктә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы һәм Кыргызстан җитәкчелеге ризалыгы белән бу вакыт озайтылырга да мөмкин.

Халыкара хокук сакчылары коралланмаган булачак һәм алар полиция вәкаләтләрен башкармаячак.

Үзбәкләрнең үз карашы

Гәрчә Ош шәһәре мэры Мырзәхмәтов халыкара көчләрне кертү кирәкми дисә дә, үзбәк халкы моның белән бик килешми.

Чуалышлар нәтиҗәсендә аларның күпчелеге йортсыз калды, шулай ук районда берничә үзбәк яшьләре кимсетелгәндә хокук сакчылар вакытында килеп җитә алмаган. Шулай ук аларның күбрәк килүе дә яхшырак булган булыр иде, диләр.

Бу фикерне үзбәкләр яшәгән Шәрк районында да хупладылар. Анда чәршәмбе иминлек чаралары узган.

Чын исемен әйтергә курыккан Илья исемле үзбәк 100дән артык солдат яисә инде хәрби киемдәге кешеләр районга этләр белән килгәнен әйтә.

Илья сүзләренчә, соңгы айда биш яшь кеше тоткарланган. Шуннан бирле аларны инде күргәннәре юк.

Моңа охшаш дәгъваларны БМОның өлкән комиссары һәм “Human Rights Watch” хокук яклау оешмасы белдергән иде.

Халык сөйләүләренә нигезләнеп алар чуалышларда гаепләп тоткарлаган үзбәкләрне тикшерү изоляторларында азаплауларына борчылу белдерде.

“Милләткә карап тоткарлаулар киләчәктә кабат чуалышлар чыгарырга мөмкин”, диелә “Human Rights Watch” белдерүендә.

Алар сүзләренчә, төрмәдә үзбәкләргә карата тәннәрендә тәмәке сүндерү һәм буу кебек җәзалар кулланалар.

Шуңа алар кыргыз хокук саклаучыларның тулысынча иминлек булдыра алмавы сәбәпле, халыкара көчләрне җәлеп итәргә кирәк дип нәтиҗә ясады.

Әмма моңа каршылык йөзеннән Ошта шактый гына чаралар да узды. 21 июль көнне Бишкәктәге Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы бинасы каршына чыгучылар “Human Rights Watch” белдерүе белән килешмәүләрен әйтте.

“7 апрель” хәрәкәте башлыгы Ондуруш Токтонасыйров сүзләренчә, бу берьяклы мәгълүмат.

“Әгәр “Human Rights Watch” абруйлы халыкара оешма икән, нигә ул беряклы дәлилләрне генә китерә. Безгә дөреслек кирәк. Моннан тыш, күптән түгел Роза Отунбаева Оштагы хәлләрне ачыклау өчен халыкара тикшерү комиссиясен төзү турында карар чыгарды. Без анда “Human Rights Watch”тан бер генә кешенең дә кертелмәвен таләп итәбез. Чөнки аларның берсенең дә тикшерү төркеменә керү өчен рухи хокукы юк”, диде ул.

XS
SM
MD
LG