Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның яңа президентына мөрәҗәгатьләр


Башкортстанның Русия фиркаләре бүлекләре һәм иҗтимагый оешмалары берлеге килештерү шурасы республиканың яңа президентына мөрәҗәгать кабул итте. Анда тормышны уңайга үзгәртү өчен тәкъдимнәр әйтелә.

Башкортстанга яңа президент итеп Рөстәм Хәмитов тәгаенләнүгә үк, аңа төрле оешмалардан һәм аерым кешеләрдән мөрәҗәгатьләр һәм белдерүләр “ява” башлады. Иң күләмле мөрәҗәгатьне, мөгаен да, Башкортстандагы Русия фиркаләре бүлекләре һәм иҗтимагый оешмалар берлеге килештерү шурасы әзерләгәндер. Һәрхәлдә, әлеге көнгә.

Әлеге берлекнең утырышында шушы мөрәҗәгатьнең өлгесе тикшерелде һәм анда катнашкан егермедән артык фирка һәм оешманың өстәмәләре һәм яңа тәкъдимнәре дә кертелде. Җомга көнне шушы мөрәҗәгать тулысынча әзерләнеп бетеп, ул президент Рөстәм Хәмитовка җибәрелде.

Төрле фиркаләр һәм оешмалар утырышын әлеге берлек идарәсе рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин алып барды. Ул Башкортстан җәмәгатьчелеге исеменнән Рөстәм Хәмитовка юлланучы мөрәҗәгатьнең эчтәлеге белән таныштырды. “Мөрәҗәгать Башкортстандагы проблемаларны чишүнең төрле юлларын тәкъдим итә”, диде Мәҗит Хуҗин.

Башкортстан фиркаләре һәм иҗтимагый оешмалары кабул иткән мөрәҗәгатьтә республикада һәр милләт вәкилләренә тигез караш булу да, дәүләт оешмаларындагы коррупциягә чумган түрәләрне эштән куу да, ягулык-энергетика тармагын сатудан кергән акчаны республикага кире кайтару таләпләре дә бар.

Шулай ук элекке президент Мортаза Рәхимовны теләсә нинди сыйфатта да дәүләт оешмалары эшенә якын китермәүне дә таләп итә иҗтимагый оешмалар һәм фиркаләр. Әлеге яңа президентка Мортаза Рәхимов үзенең “киңәшләре” белән комачаулык итәргә тиеш түгел, диелә бу мөрәҗәгатьтә. Рөстәм Хәмитовка юлланган шушы документта республикада киң мәгълүмат чараларына күбрәк сүз иреге бирү кирәклеге дә сорала.

Утырышта республикадагы киң билгеле фермер һәм җәмәгать эшлеклесе Хәсән Идиятуллин да чыгыш ясады. Ул яңа президентка шәхсән үзенең дә хатын җибәргән. Мин ул хатымда безнең Иглин районындагы хилафлыклар һәм хакимият башлыгы Ришат Исхаковның кырын гамәлләре хакында бәян иттем”, ди Хәсән Идиятуллин.

Әлеге киңәшмәдән соң “Азатлык” хәбәрчесе танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин белән дә әңгәмәләшеп алды. Бүгенге яңа хакимият республикада уңай үзгәрешләр кертер дип өметләнә Ринат Гатауллин.

Шулай итеп Башкортстандагы бәйсез фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалар республиканың яңа президентына үзләренең уй-теләкләре язылган мөрәҗәгатьне күндерде. Бу мөрәҗәгатьтә алар шулай ук Рөстәм Хәмитов белән күзгә-күз очрашып та барлык көнүзәк проблемалар хакында фикер алышырга теләүләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG