Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Казан шәһәр транспортында эшләгән мигрантларны киләсе елда бу өлкәдән куарга җыеналар. Хакимиятләр эчке базарны якларга тырыша, әмма оешмаларга читтән чакыртылган эшчеләрне эшләтү файдалырак.

Бу көннәрдә Татарстан транспорт министрлыгы үткәргән җыенда вице-премьер Равил Муратов һәм иминлек өчен җаваплы югары дәрәҗәле түрәләр 2011 елдан Казан транспорт системасында эшләүче мигрантларга квотаны бетерергә килештеләр. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, моны иминлек ягыннан куркыныч янау белән аңлата.

Мигрантлар аша республикага наркотиклар керергә мөмкин, аларның машина йөртү хокуклары турындагы документларын да ничек алганнарын белмибез, дип әйтә түрәләр. Татарстан җитәкчелеге мигрантлар урынына транспортны армиядә хезмәт итеп кайткан авыл егетләре йөртсен, ди.

Әлегә Казан шәһәр транспортына элекке СССР илләреннән килгән троллейбус, автобус йөртүчеләр эшли. Аларның саны күп түгел. Читтән килүчеләрне алмаслар иде, җирле халык арасында бу авыр эшкә баручылар бик юк.

Заманында, Казанның транспорт системасын үзгәрткәндә, автотранспорт оешмалары җитәкчеләре районнарга чыгып эшсез утырган авыл кешеләрен чакырып йөрде. Әмма баручылар бик булмады.

Эш урыннарын читләргә бирмәү турында сөйләшүләр күптәннән алып барыла. Кризис башланганнан соң, Татарстан чит ил ватандашларын эшкә җәлеп итү квотасын ике тапкырга киметкән иде.

Үткән ел Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы 2010 елга республикага 30 мең мигрант җитәчәк, дип белдерде. Бу үсеп баручы эшсезлеккә каршы чара итеп күрелде. Ул вакытта эшсезләр саны атна саен арта барды һәм 60 меңгә җитте.

Әмма барыбер читтән эшчеләр чакырмыйча булдыра алмадылар. Татарстандагы оешмалар хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына чит ил ватандашларын чакырту квотасын арттыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Татарстандагы эш бирүчеләр Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан һәм Кыргызстаннан килгән эшчеләрне күрергә телиләр. Шулай ук Төркиядән дә күп кеше чакыралар. Шулай ук быел Татарстанда ачылган Кытай химия-инжинер корпорациясе үз иленнән меңнән артык эшче алып килмәкче.

Быелгы квоталар расланса, рәсми чакырылган 30 мең хезмәт мигрантларына тагын 60 мең кеше кушылачак дигән сүз. Хәзер Татарстанда 52 мең кеше эшсез утыра. Алар нигә бу урыннарга барырга теләми?

Чакырыласы кешеләрнең күбесен төзелешләрдә эшләтмәкчеләр. Казан шәһәр башлыгы, Универсиада төзелешләренә кешеләр җитми, бу төзелеш барышын тоткарлый, дип әйткән иде. Быел Казанда моңа кадәр булмаган күләмдә торак төземәкчеләр, метро һәм Универсиада корылмаларында эш кайный. Әмма анда баручылар күп түгел. "Ватаным Татарстан" газетасы үткәргән сораштыруда бер кеше мәсьәләнең асылын ачып бирә.

Төзүче Рамил Галиуллин: “ Мин үзем дә узган ел Универсиада төзелешендә эшләдем. Татарстанның икенче шәһәреннән килеп, Казанда яхшы акча эшләрмен, дип өметләнгән идем. Тик хыялларыма чынга ашырга язмаган икән. Башкалада безнең өчен эш шартлары да, түләү хакы да начар иде. Көненә 10-12 сәгать эшләп айга башта 12 мең, соңрак бөтенләй 8 мең акча алдык. Моңа өстәп, эштән кайткач, тулай торакта да ял итеп булмый. Күп эшчеләр эштән соң эчеп, кәеф-сафа корып йөрделәр. Боларның барысына да түзә алмыйча эштән китәргә мәҗбүр булдым. Ә чит илләрдән эшчеләрне чакырырга җыенуларына гаҗәпләнмим. Алар бит кая яшәрмен дип борчылмый, акчаны да бераз түләп торсалар, шул җитә”, ди.

Ягъни эш бирүчеләргә мигрантларны эшләтү арзанракка чыга. Татарстандагы махсус комиссия әлеге 60 мең кешелек квотаны караганда оешмаларның ихтыяҗларын да тикшереп чыгачак. Дәүләт вәкилләре ширкәт хуҗалары эшчеләргә яхшы акча түләргә теләмиме, әллә чыннан да чит илдән килгән эшчеләргә мохтаҗмы икәнен ачыкларга тиеш.

XS
SM
MD
LG