Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Химки урманын яклаучылар чатырларын күчерде


Мәскәү астындагы Химки урманын кисдән яклаучылар чатырларын урманның киселә башлаган яңа урынына күчерде.

Эшчеләр экологларга урманны кисәргә алынган рөхсәт кәгазен бирмәгән. Шуннан соң урманны саклаучылар милициягә мөрәҗәгать иткән. Әмма урманны яклаучылар янына милиция түгел, урман кисү ширкате вәкиле килә. Активистлар алга таба урманны кистермиячәген әйтә.

Химки урманын яклаучылар шимбәдән бирле канунсыз урман кисү эшен ачыклагач, чатырлар корып каршылык чарасында утыра.

Урманны Мәскәү-Петербур юлын төзү өчен кисәләр.

XS
SM
MD
LG