Accessibility links

Русия һәм НАТОның хәрби вәкилләре хезмәттәшлек итәргә килеште


Мәскәүдә Русия һәм НАТОның хәрби вәкилләре хезмәттәшлек итәргә килеште. Бүген Мәскәүдә алар сөйләшү үткәрде.

Русиянең хәрби көчләренең Генштаб җитәкчесе Николай Макаров НАТО белән Русиянең яңадан бергәләшеп хәзерге янауларга һәм куркытуларга каршы торырга әзер булуын әйтте.

НАТОның хәрби комитеты рәисе адмирал Джампаоло Ди Паола Русия белән таррорчылыкка каршы, Әфганстандагы мөнәсәбәтләрдә хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG