Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылык – уртак афәт


2010 елның җәе корылык, авыл хуҗалыгында зур проблемалар чыккан җәй буларак тарихка керәчәк. Республикада гадәттән тыш хәл игълан ителде. Бу корылык татар халкын бигрәк тә борчый, чөнки милләттәшләребезнең күпчелеге татар авылларыннан чыккан. Җирдән табыш алырга өметләнүчеләр дә кара кайгыда. Авыл халкы терлекләрне ничек асрарбыз икән дип хафалана.

Римзил Вәли. Бу турыда фикерләр алышу, килеп туган хәлне анализлау өчен “Азатлык” радиосы “Ватаным Татарстан” газеты белән берлектә махсус “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәрде. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм “Ватаным Татарстан” газетында авыл хуҗалыгы темаларын яктыртучы журналист Лилия Нурмөхәммәтова катнаша.

Хөрмәтле кунаклар бүгенге тема, бераз күңелсезрәк әлбәттә. Ләкин бүген безне тормышта була торган мәсьәлә җыйды. Вазгыять туган икән, аны ничектер чишәргә, халыкка да дөрес мәгълүматлар биререгә кирәк. Илдус әфәнде, бу корылык башка еллардагы корылыклардан нәрсә белән аерыла?

Илдус Габдрахманов.
Чыннан да, авыл хуҗалыгы өчен бу иң катлаулы елларның берсе. Республика соңгы елларда 5 миллион тонна икмәк алырга өйрәнгән иде инде. Краснодар кебек төбәкләр белән тигез эшләү дәрәҗәсенә җиткән идек. Кызганычка каршы, быелгы корылык башка бер ел белән дә чагыштырырлык түгел.

1981 һәм 1998 еллар да шундый ук катлаулы булган. Быел безнең фаразлар буенча 1 миллион тонна тирәсе ашлык җыелыр дип көтәбез. Шул ук вакытта, эшләнгән бөтен эшләр, инвестицияләр, технологияләр, аның чыгымнары да узган елдан ким булмаган күләмдә башкарылды.

Минераль ашламаларга килгәндә дә, соңгы елларда 30-35 центнер ашлама кертмичә, иген үстереп булмый. Русиядә җитештерелә торган ашламаның 10%н Татарстан авыл хуҗалыгы кертә. Быел үсемлекләрне саклау буенча да зур эшләр эшләнде.

Бер-ике санны гына әйтәсе килә. Бердән, безнең өчен авыр хәлләр көздән үк башланды. Көзге чорга ике мәртәбә кимрәк дым запасы белән кердек. Икенчедән, яз башыннан бирле бүгенге көнгә кадәр бер тамчы да төшмәгән урыннар бар. Башка елларда 150 миллиметр тирәсе күләмдә яңгыр ява иде. Өченчедән, һава температурасы 35-40 градуска җиткән җирләр бар.

Римзил Вәли.
Илдус әфәнде, безнең халык 1921 елдагы ачлыкны әле дә искә ала. Колхоз төзелгән елларда да халык ачлыктан интеккән. Хәзерге корылык фаҗигагә китермәсме?

Илдус Габдрахманов.
1921 ел белән бүгенгене чагыштырып булмый. Дөрес, халык бүген дә ачлык булмасмы дип шикләнә. Андый хәл булмаячак. Үзебезнең алган кыйблабыз бар. Безнең президент запасы бар. Республикада төбәк фонды эшләп килә. Елның-елында бер елга җитәрлек икмәк запасы әзерлибез. Җитәрлек күләмдә икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлегебез бар. Лаеш районында булып узган семинар барышында президент бер генә килограмм ашлык та читкә чыкмаска тиеш дип искәртте. Бүген һәр бөртек исәптә.

Лилия Нурмөхәммәтова. Лаеш семинарында галимнәр, 10 еллык корылык чорына керәбез, диделәр. Алдагы елларда да безне корылык көтәме?

Илдус Габдрахманов
Илдус Габдрахманов. Корылык килә икән, дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Коры ел дисәк тә, төрле басулар бар. Уңыш төрлесендә төрлечә. Технологияне саклаганда тамак туйдырырлык кына ашлык алырга була. Фаразлап утырырга ярамый, бәлагә каршы нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Галимнәр белән берлектә корылыкка каршы көрәшәбез, югалтуларны киметү юлларын күрсәтеп, хуҗалыкларга ирештерәбез.

Римзил Вәли.
Лилия, әйтегез әле, халыкның кәефе ничек? Имештер авылларда күпләп ярмалар, шикәрләр алып куя башлаганнар.

Лилия Нурмөхәммәтова.
Бу хәл авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә күренә башлады. Шәһәр кибетләрендә, базаларда капчыклап оннар алу гадәти хәлгә әйләнеп килә. Әмма кайбер кешеләр берничә көнгә генә җитәрлек запас җыярга була, хөкүмәт барыбер ташламас дип әйтәләр.

Соңгы вакытта авылларда еш йөрергә туры килде. Шунысы бар, авылларда терлек санын киметергә телиләр. Җитәкчелек баш санын саклап калу өчен тырыша. Ләкин, авыл халкы безгә файдасы юк дип, терлекчелектән читкә китә башлады.

Илдус Габдрахманов. Быел авыл халкына терлекне кышлату авыр булачак. Соңгы елларда азыгы да күп булды, күмәк хуҗалыкларда халыкка арзан бәягә азык бирелде. Республика җитәкчелеге тарафыннан җирле түрәләргә халыкны терлек азыгы белән тәэмин итү максаты куелды.

Авылларда үзәнлекләр җитәрлек. Моңа кадәр алар чабылмады. Авыр булса да баш санын саклап калырга иде. Бөтен кеше дә терлеген суя башласа, бәяләр төшеп бетәчәк. Терлек саны кимесә, бәя артачак. Бу вакытта инде терсәк якын булса да аны тешләп, суелган сыерны кире аякка бастырып булмаячак.

Шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итүче районнарны без гел күзәтеп торабыз. Бу уңайдан Мамадыш, Әлки, Кукмара, Бөгелмә, Әтнә районнарында эш яхшы оештырылган. Мисалга Бөгелмәне генә алыйк. Самар өлкәсендә терлек саны да кимрәк, ташландык җирләр дә шактый. Сөрүлек җирләрендә печән үсә торган урыннар бар. Шул якларга җирлек башлыклары барып, печәнне чаптырып, алып кайтканнар. Зәйдә дә шәхси хуҗалыкларга печән кайтарту яхшы оештырылган. Мамадышта исә шәхси хуҗалыкларга 10 мең төргәк печән кайтартылган.

Римзил Вәли.
Сезне күбрәк кайсы борчый: шәхси хуҗалыклармы, әллә инде күмәк хуҗалыклардагы терлекме?

Илдус Габдрахманов. Бүген аларны икесен ике якка куеп булмый. Мисал китерик әле, минем үз йортым, сыерым, бозавым бар, ди. Бер сыер көнгә уртача 10 кг печән ашый. 300 көнне көтү чыкмый дип санасак, шушы көннәр өчен ашатырга азык табарга кирәк. Бер сыерлык кына азыкны кайдан да алырсың. 2-10 мең баш терлеге булганнарга авырга туры киләчәк.

Бүген аның күп чыгымнар куеп үстергән басуында азык юк, каяндыр барып, сатып алып кайтырга кирәк. Кайтара аламы әле ул аны? Ә мал синең күзеңә карап азык көтә. Шунысын әйтер идем, эре хуҗалыкларда терлек санын саклап калу күпкә катлаулырак.

Лилия Нурмөхәммәтова.
Халык белән очрашканда Татарстанда авыл хуҗалыгы алга киткән дип әйтәләр. Ничек әле без, авыл хуҗалыгы алга киткән вакытта чит өлкәләргә барып, терлек, азык әзерләргә тиеш? Без Киров өлкәсенә барырга булдык. Андагы вәзгыятьне күреп, шаккаттык. Анда басулар буш калган, терлекләрне бөтенләй бетергәннәр.

Андагы халыкка терлек азыгы бөтенләй кирәк түгел. Татарстанда терлекчелек тармагы алга киткәнгә ашатырга азык табу авыр икән дип кайттык. Андагы тормыш белән безнең тормыш чагыштырырлык түгел.
Римзил Вәли


Илдус Габдрахманов.
Бүген авылда күпләп акча бирә торган ширкәтләр юк. Мал асраган кешегә сыерлары көн саен продукция бирә. Корылык башлангач сөтнең бәясе арта башлады.

Лилия Нурмөхәммәтова.
Терлек санын саклап калырга, дибез. Соңгы көннәрдә редакциягә авылдан шалтыратулар да күбәйде. Терлек азыгы кыйммәт, дәүләттән берәр ярдәм булмасмы, диләр.

Илдус Габдрахманов. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм юк, дип әйтмәс идем. Ташламалы кредитлар бирелә. Кеше шушы кредитлардан файдалана ала.

Лилия Нурмөхәммәтова. Ләкин аны түләргә кирәк. Кыйммәт бәядән терлек азыгы да алгач, аның акчасы калмый бит?

Илдус Габдрахманов.
Бушка дигән сүзне без, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр, күптән оныттык инде. Бу тармак белән шөгыльләнә торган хуҗалыкларга бушка берни дә бирелми. Шәхси хуҗалыкларга бирелә торган кредитның процент өлеше дә хөкүмәт тарафыннан берникадәр субсидияләнә.

Римзил Вәли. Корылык авыл хуҗалыгы икътисадына нык зыян салды. Бездә авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек күләмдә җитештерелмәсә, читтә җитештерелгәнне, матур төргәкләнгән ризыклар кертеп тутырачаклар бит.

Илдус Габдрахманов. Чыннан да шулай. Икмәкне генә алсак та, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлавынча, быел 85 миллион тонна икмәк җыеп алыныр дип көтелә. Эчке кирәк-яракларга тотар өчен 77 миллион тонна ашлык кирәк. Шул ук вакытта Русиядә башка еллардан калган 24 миллион тонна ашлык запасы бар.

Без быел игенчелек тармагына 25 миллиард сумнан артык акча тоттык. Шуның кадәр үк чыгым тотып, 2008 елда Татарстан 36 миллиард сумлык продукция җитештергән иде. Узган елгы корылыкта исә 26 миллиард сумлык булды. Быел исә 10 миллиард сумлык кына җитештерә алачакбыз. Бу хуҗалыклар бюджетына нык сугачак. Күп кенә предприятиеләр кредитлар алып эшләде. Аларны хәзер банкка кайтарырга кирәк.

Римзил Вәли. Русия хөкүмәте корылыктан зыян күргән төбәкләргә ярдәм кулы сузачак, дигән хәбәр бар. Ул ничек булачак?

Илдус Габдрахманов. Хөкүмәт берничә юнәлештә ярдәм итмәкче була. Иң беренчесе – һәр хуҗалыкларга туры ярдәм. Икенчесе – бюджет кредиты бирү. Ул процентсыз яки аз процентлы булачак. Русиянең интервенцион фондында 9 миллион тоннадан артык ашлык бар. Без шуның 1 миллион 200 мең тоннасын сорамакчы булабыз. Ул товар кредиты хисабына бирелер дип көтелә. Акчаң булмаган килеш аны сатып алып булмый бит.

Лилия Нурмөхәммәтова. Бүген авылларда ашлык бәясе көнләп түгел, сәгатьләп арта. Шәхси хуҗалыкларга аны сатып алу көннән-көн кыенлаша. Министрлык аның бәясен контрольдә тотамы?

Илдус Габдрахманов.
Апрель аенда гына да фураж ашлыгын 2 сумга да сатып булмый иде. Бүген арпаның килограммы 4 сум тирәсе. Шушы хактан да артмас дип мин ышандыра алмыйм. Министрлык, өстәлгә сугып кына, бәяне арттырмагыз, дип әйтә алмый.

Римзил Вәли. Журналистлар халык белән күбрәк очраша. “Ватаным Татарстан” бу корылыкны сизәме? Сез нинди планнар белән яшисез?

Лилия Нурмөхәммәтова. Быел корылык, икмәк булырмы дигән сүзләрне еш ишетәбез. Без үзебез дә авыл балалары, авылга кайтабыз, авыл халкы белән очрашабыз. Төрлечә кабул ителә. Без министрлык ярдәмендә дә аңлату эшләрен алып барырга, киңәшләр бирергә тырышабыз. Ә бөтен килеп туган вәзгыятьне бер генә матбугат чарасы да үзгәртә алмый.

Соңгы вакытта базарга читтән ит кертеп тутырганнар. Ә үзебездә җитештерелгән терлекне халык урнаштыра алмый тилмерә. Мондый елда базарларга читтән ит кертүне аңлап булмый.

Илдус Габдрахманов. Читтән кертүне кем чикли ала соң? Шәһәр халкына арзанга ит кергән икән, зыян түгел, файдага гына. Бүген базар һәркемгә ачык. Китереп саткан кешене яклап та, тәнкыйтьләп тә әйтмим. Базарга чыгып, 150 сумнан ит сата аласың икән, рәхим ит. Беркемне дә берәү дә тыймый. Хәтерем ялгышмаса, шәхси хуҗалыкларда 400 меңнән артык мөгезле эре терлек бар. Моның кадәр терлек якын-тирә төбәкләрдә юк.

Илдус Габдрахманов һәм Лилия Нурмөхәммәтова
XS
SM
MD
LG