Accessibility links

Кайнар хәбәр

КНДР АКШ чикләвенә һөҗүм белән яный


Төньяк Корея АКШның Пхеньянга каршы яңа чикләүләр күрүенә һөҗүм белән яный.

Мондый карар Төньяк Кореяның Көньяк Корея корабын батыруда катнашканлыгы турында дәлилләр тапкач кабул ителде. Көньяк Корея корабы март аенда батырлып, анда 46 диңгезче үлде.

Пхеньян бу гаепләүләрне танымый.

Ханоеда (Вьетнам) узган АСЕАН куркынычсызлык форумында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Азиянең бөтен илләрен БМОның Төньяк Кореяга каршы кабул иткән чикләүләрен үтәргә чакырды. Төньяк Кореяга чикләү атом программасын туктатырга риза булмаганнары өчен кертелде.

Төньяк Корея делегациясе вәкиле Ри Тон-ир Көньяк Корея белән АКШның хәрби диңгез өйрәтүләре үткәрүе Төньяк Кореянең суверенлыгын боза дип белдерде.
XS
SM
MD
LG