Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Косово белән Сербия сөйләшүләренә ярдәм итәргә әзер


Европа Берлеге Косово белән Сербия арасындагы сөйләшүләрнең дәвам итүенә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Бу турыда Европа Берлегенең тышкы эшләр сәясәте башлыгы Кэтрин Эштон искәртте.

Хәзерге вакытта АКШта сәфәрдә булган Косово премьер-министры Хашим Тачи Сербия президенты Борис Тадич белән ике арадагы сөйләшүләрне башларга тәкъдим итәчәк.

Кичә БМОның халыкара Һааг мәхкәмәсе 2008 елда Косовоның бәйсезлеген игълан итүе халыкара хокук нормаларына каршы килмәвен таныды. Сербия хакимияте Һааг мәхкәмәсе карары белән килешмәде, алга таба да Сербиянең бөтенлеге өчен сәяси юллар белән көрәш алып барасын искәртте.

XS
SM
MD
LG