Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:58

Ханойда АСЕАН иминлек форумы уза


Вьетнам башкаласында төбәкара АСЕАН – Азиянең көньяк-көнчыгыш илләре ассоциациясе иминлек форумы ачылды.

Җыенда Көньяк Корея, АКШның Төньяк Корея, Төньяк Кореянең Төньяк Корея белән кискенләшкән мөнәсәбәтләре тикшерелә.

Форумда катнашучылар март аенда батырылган Көньяк Корея корабы турында сөйләшәчәк. Төньяк Кореяне атом программасы эшендә сөйләшүләр уздырырга өндәргә җыеналар.

Форумда Көньяк Корея белән АКШ батырылган кораб турында мөрәҗәгать кабул итәр дип көтелә.

Халыкара тикшерүләр корабны Төньяк Корея батырган дип саный. Әмма Төньяк Корея моны танымый.

АСЕАН форумында АКШ, Европа Берлеге, Русия, Кытай, Япония һәм башка илләр катнаша.

XS
SM
MD
LG