Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман кинофестивале өчен акчаны Казан отты


Русия мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә өстенлекне Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә бирделәр. “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале генераль директоры Зауди Мамиргов та федераль бюджетка өметләнгән булган.


Әлеге җиңүдән соң Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Русия мәдәният министрлыгы белән килешү төзелгәч тә, Казан мөселман киносы фестиваленә багышланган матбугат очрашуы һичшиксез булачак, дип белдерде. Күрәсең, беренче чиратта килешү шартларын рәсмиләштерү кирәк.

Әлеге бәйге алдыннан Мамиргов Казан ягына гадел булмаган гаепләүләр ташлады. Зилә Вәлиева әлеге һөҗүмгә ниндидер аңлатмалар бирүне кирәк санамый.

“Татаркино” башлыгы Владимир Батраков та һәр проблемның да ике хакыйкате була, һәр як та үзен дөрес итеп саный дигән карашта.

“Фестивальгә ике айдан әз генә вакыт калып бара. Аны яхшы итеп үткәрә алсак, бу безнең аңа (Мамирговка Н.А) җавабыбыз булачак. Без дә аның ничек үткәргәнен карарбыз. Бу безнең уртак проблемның чишелешенә тиешле җавап та булачак”, ди Батраков.

Батраков соңгы ике елда Мәскәү белән Казан арасында хәлләрнең кискенләшә баруын тагын бер кат искә алды. Бәлки, чыннан да халык “бер казанга ике тәкә башы сыймый” дип тиккә генә әйткәндер.

“Соңгы ике елда алар федераль лоттан килгән акчаны, уй, бу безнең акчалар, хезмәт хакларына һәм яшәргә кирәк булачак, дип белдерә башлады. Алдан алай килешенмәгән иде, ике як та кушылырга сөйләшкән идек. Мисал өчен, мин “Татаркино” башлыгы һәм фестиваль минем җәмәгать эшем булып тора. Без алдан алар ягы да да шулай эшләр дип сөйләшкән идек. Алар да бит телевидео компания. Башта игелекле эш өчен дип керешкән идек”, ди Батраков.


Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә фильмнар кабул итү төгәлләнеп килә. 30 июль көнне сайлап алу төркеме эшкә керешәчәк. Аерым сәхифә эшли башлаганга да 2 айлап кына вакыт үткән. Бик үк камил түгел икәнлеген Батраков үзе дә таный. Интернет белгечләре сәхифәне камилләштерергә вәгъдә иткән.

Шулай ук “Алтын мөнбәр” сәхифәсендә дә фильмнар кабул ителү турында язылган. Кайбер хәбәрләргә караганда, Зауди Мамиргов ягы бу фестивальне Грозныйда үткәрергә җыена.

Батраков сүзләренчә, генераль продюсеры Зауди Мамиргов булган “Ноев ковчег” дип аталган кинофестивальнең беренче нәкъ Грозныйда үткән. Икенчесенә тыйнак кына булып Мәскәүгә җыелганнар. Ансын да Чечня башкаласында оештырырга теләгәннәр, әмма уртак тел таба алмаганнар, мөгаен, дигән сүзләр дә ишеткәләргә туры килде, ди Батраков.
XS
SM
MD
LG