Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус мәдәнияте җәмгыяте Зөянең татарлашуын хупламый


Татарстандагы рус җәмәгатьчелеге вәкилләре Зөя утравын рус мәдәният үзәге итеп кенә күрергә тели. Казан рус мәдәнияте җәмгыяте активистлары Шәймиевка дәгъваларын белдерде.

Шушы көннәрдә Казан рус мәдәнияте җәмгыяте активистлары Зөя утравында рус рухын саклау үтенече белән торгызу эшләрен җитәкләп барган Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев янына барды.

Алар Зөяне 19 гасыр ахры үрнәгендәге православ дине һәйкәле, рус мәдәнияте үзәге итеп саклап калуны таләп итә. Рус мәдәнияте җәмгыяте активистлары андагы төзелеш, яңарту эшләрен алып барганда рус рухын саклау кирәклеген истән чыгармаска чакыра.

Рус җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашудан соң аның эчтәлеге турында сөйләде.
Зөя утарында тарихи урамнарның берсе, май 2010 ел.
Рус милләтчеләрен Зөядә мәчет төзеләчәк икән дигән сүзләр пошаманга салган. Утрауда барган казу эшләре вакытында татар урамы табылуы турында мәгълүмат чыкты. Анда Алтын урда чоры әйберләре казып алынган иде. Тарих институты җитәкчесе, Рафаил Хәкимов Зөяне Явыз Иван белән генә чикләмәскә чакырды, аның татар тарихы белән бәйле булуын да искәртте.

Зөядә татар эзләре турында сүз булса да, мәчет төзелеше турында рәсми мәгълүмат булмаган иде әле. Миңтимер Шәймиев та, рус мәдәнияте үзәге вәкилләрен тынычландырган. Ул: "Зөядә нинди мәчет булсын инде, анда бу гына җитмәгән иде!”, дигән.

Шәймиев утрауны торгызырга ярдәм итүче иганәчеләр арасында татарлар булса да, Свияжски һичшиксез рус мәдәният үзәге булачак, дип ышандырган.

Казан рус мәдәнияте оешмасы вәкилләре моң-зарларын Владимир Путинга сөйләмәкче булган. Алар Русия премьер-министры белән туры элемтә сөйләшүендә Зөя утравы белән элемтәгә керәчәкләр дип ишеткән. Активистлар шушы туры элемтә тапшыруында аларны да катнаштыру үтенече белән Кремльгә хат язган. Шуннан соң аларны Миңтимер Шәймиев белән очрашуга чакырганнар.

Владимир Путинның халык белән туры элемтәгә чыгу вакыты һәм урыны әле төгәл билгеле түгел. Әмма Казан рус мәдәният җәмгыятенең моң-зарларын ишетүче булды инде.

Миңтимер Шәймиев Зөядәге төзекләндерү эшләре турында тәнкыйть сүзләрен күп тапкыр ишеткән күрәсең. "Ул очрашуда "яхшылык эшләмә, сүзе булмас", дигән мәкальне берничә тапкыр кабатлады", ди Казан рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов.
XS
SM
MD
LG