Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

Русия милициясе Мәскәү янындагы Химки урманын яклаучыларны тоткарлады. Алар арасында ике журналист та бар иде. Аның берсе Азатлык радиосының урыс редакциясе фотохәбәрчесе Юрий Тимофеев, икенчесе “Новая газета” хәбәрчесе Елена Костюченко.

Химки урманының бер өлешен кисеп Мәскәү-Петербур юлын төзү күздә тотыла. Экологлар моңа каршылык йөзеннән чаралар башлады, урманда үз лагерьларын корды һәм урман киселүе вакытлыча туктатылды. Әмма җомгага каршы төндә урманны саклаучыларга битлек кигән кешеләр һөҗүм итте.

Бу хәлләр иртәнге биштә башланды. Майкалардагы, битлек кигән 100гә якын яшьләр экологлар лагеренә һөҗүм итеп аларны үтерү белән янады. Бу төркем шунда төн кунган урман яклаучыларның шигарьләрен алып ташлады һәм чатырларын тар-мар итте.

Шул ук вакытта урман кисүчеләр үз эшләренә, ягъни агачлар кисүгә кереште. Аларга каршы торырга тырышкан берничә кеше җәрәхәтләнде. Шул исәптән хатын-кызлар да. Берничәсе каты кыйналды.

Урманны саклаучылар төркемен җитәкчләүче Евгения Чирикова тизрәк милициягә шалтыратуларын, әмма аларның шактый вакыт узганнан соң гына килүен әйтте.

Евгения Чирикова
“Мин аларга үз иминлегем өчен куркуны, ике бала анасы булуын әйттем. Зинһар өчен ул кешеләрнең документларын тикшерегез, дип сорадым. Ләкин хокук саклаучылар аны эшләүдән баш тартты һәм тизрәк китәргә ашыкты. Миңа бары бер юл гына калды: машина көпчәкләре астына ятарга”, ди ул.

Хәбәрчеләр дә тоткарланды

Шуннан соң 40лап ОМОН килеп лагерьдә булган 20гә якын кешенең тугызын тоткарлаган. Алар арасында Чирикова, Азатлык радиосы урыс редакциясе фотохәбәрчесе Юрий Тимофеев һәм “Новая газета” журналисты Елена Костюченко да бар.

Тимофеев әйтүенчә, билгесез кешеләр милиция формасы киемендәге кешеләргә ышыкланып аның фото төшерүенә каршы килә башлаган.

“Билгесез кешеләр экологлар лагерен тар-мар китерергә тотынды. Мине шул хәлләрне төшергәндә кулга алдылар һәм Химки эчке эшләр идарәсенә китерделәр. Имеш мин автотранспорт йөрешенә каршы килгән икән...”, ди ул.

Тимофеев барлык тоткарланган кешеләрне милиция бүлегенә китергәнче бер сәгать тирәсе ябык машина эчендә тотуларын әйтте. Көннең бик кызу булуына карамастан, күпме генә сорасалар да милиция тәрәзә ачудан баш тарткан.

Нәтиҗәдә “Новая газета” хәбәрчесе Костюченконың хәле авырайган. Табиплар аның тоткарланган вакытта муенына зыян килүен әйткән.

Соңыннан тоткарланганнарны мәхкәмәгә алып килделәр. Костюченко һәм Чирикова җибәрелде.



Һәркемнең үз карашы


Экологлар һәм Химкида яшәүчеләр урманны кисү табигать өчен зур зыян салачагын әйтә. Хакимият исә әлеге юл һава аланына бару өчен өстәмә булачак һәм бөкеләрне бетерүгә ярдәм итәчәк дип белдерә.

Русия югары мәхкәмәсе апрельдә исә хөкүмәтенең Химки урманының бер өлешен юл төзелеше өчен бирү карарын кануни дип атаган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG