Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия 12 Иран диссидентын үзенә сыендыра


Германия былтыр Ираннан качкан 12 диссидентны үзенә сыендыра.

Бу турыда Германия эчке эшләр министрлыгы белдерде. Иран диссидентларын үз илләрендә эзәрлекләү көткәнгә күрә, аларны Германия үзенә кабул итә диелә.

Германиягә килгән бу диссидентлар былтыр Ирандагы президент сайлаудан соң хакимиятне тәнкыйтьләгән 50 качакның бер өлеше.

Алар башта Ираннан Төркиягә качкан булган.

Германия барлык 50 качак диссидентны да үзенә сыендырыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG