Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ генералы Маккристал хәрби хезмәттән китте


Әфганстандагы НАТО көчләрен җитәкләгән АКШ генералы Стэнли Маккристал Вашингтонда тантаналы рәвештә хәрби хезмәттән китте. Маккристал матбугатта АКШ җитәкчеләрен тәнкыйтләгән өчен вазифасыннан алынган иде.

Аны хөрмәтләп озату кичәсендә югары җитәкчеләр, шул исәптән АКШ саклану министры Роберт Гейтс һәм Вашингтондагы Әфганстан илчесе Сәит Таиб Җәвад та катнашты.

Президент Барак Обама Маккристалны Әфганстанга җибәрелүче меңнәрчә өстәмә хәрби белән Талибанга каршы сугышны яхшырту өчен билгеләгән иде.

Әмма Маккристал “Rolling Stone” журналына интервьюда АКШ вице президенты Дҗо Байденны һәм АКШның Әфганстандагы махсус вәкиле Ричард Һолбрукны тәнкыйтьләп чыкканнан соң, узган айда Обама аны вазифасыннан алды.
XS
SM
MD
LG