Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә “Мәхәббәт парады"ндагы казада 19 кеше үлде


Германиядә үткән “Мәхәббәт парады”на керү тоннелендәге этеш-тапташта кимендә 19 кеше һәлак булып, йөзләрчә кеше яраланганнан соң, бу чараны оештыручылар моннан ары мәхәббәт парадлары булмас дип белдерде.

Шимбә көнне Дуйсбург шәһәрендә әлеге техно музыка фестиваленә керү юлы бер тоннель аша гына булган.

Киңкүләм мәгълумат чаралары белдерүенчә, бәйрәмгә 1,4 миллион кеше җыелган.

Шаһитләр әйтүенчә, бәйрәм үтүче урам халык белән тулганнан соң, полиция тоннельдән ул урамга чыгу юлын япкан, әммә тоннельгә керү юлы ябылмаган.

Нәтиҗәдә халыкның тоннельгә күпләп керүе дәвам итү сәбәпле этеш һәм тапташ башланган.

Беренче мәртәбә 1989 елда үткән “Мәхәббәт парады” Европада иң зур техно фестивальләрнең берсе иде.
XS
SM
MD
LG