Accessibility links

Эсселек июль ахырынача дәвам итәчәк


Һава торышын күзәтүчеләр Русиянең үзәк өлешендәге кызу көннәр июль ахырынача дәвам итәчәк дип белдерә.

Алдагы бер атнада җылылык 35-38 градус булыр дип көтелә.

Көннәр шимбәгә таба гына суыначак. Августта исә җылылык 22-25 градус тирәсе булыр дип фаразлана.

Озак дәвам иткән корылык һәм эсселек сәбәпле Русиянең Европа өлешендәге 20-дән артык төбәктә гадәттән тыш хәл игълан ителде.
XS
SM
MD
LG