Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Көньяк Корея уртак хәрби күнегүләр башлады


Кушма Штатлар белән Көньяк Корея Япон диңгезендә зур хәрби күнегүләр башлап җибәрде.
АКШ саклану министры Роберт Гейтс һәм Көньяк Корея саклану министры Ким Те-Йоң бу Төньяк Кореяга агрессив гамәлләрне туктатырга кирәклеген күрсәтү максатындагы уртак чараларның беренчесе дип белдерде.

4 көн дәвам итәчәк күнегүләрдә 20-ләп кораб, шул исәптән Дҗордҗ Вашингтон исемле очкычлар йөртү корабы һәм 200-ләп очкыч катнаша.

Көньяк Корея һәм АКШ халыкара тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп Пхеньянны март аенда Көньяк Кореяның хәрби корабын торпеда белән батыруда гаепләде.

Төньяк Корея бу күнегүләрне хөкем итеп чыкты һәм үч алу сугышы белән янады.
XS
SM
MD
LG