Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Киевта Русия патриархына протест белдерүчеләр тоткарланды


Киевтпа милиция Мәскәү һәм Русия патриархы Кириллның Украина сәфәренә ризасызлык белдерүче 8 кешене тоткарлады.

“Азатлык” оешмасы активистларын София чиркәве янында театральләштерелгән тамаша күрсәтергә җыенганда тоткарлаганнар.

Киевның иң изге урыннарыннан берсе саналган бу чиркәүдә Кирилл инде булып китте, әмма анда бернинди протест чаралары күрмәде.

Тәртип саклау оешмалары анда протест чаралары үткәрүгә мөмкинлек бирмәде.

XS
SM
MD
LG