Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы 21 район суга кытлык кичерә


Биектауда су бирү туктаган. Республикадагы кайбер авылларда коелар корый, чишмәләр акмый башлаган. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгынга каршы көрәш комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте.


Балтач районы Түбән Кенә авылында яшәүче Инзилә Галимуллина бөтен эшен ташлап краннан су килгәнне көтеп утыра. 21 яшь аңа. Менә берничә атна инде авылларында су аз гына килеп ала да, аннан соң бетә икән. Бөтен авыл халкы диярлек кулланырга кирәк кадәр су җыеп калу мәшәкатендә.

“Быелгы җәй авыл халкын бик аптырашта калдырды. Суны да җыеп-җыеп кына торабыз. Башка чыганакларга килгәндә, безнең авылда ике чишмә бар. Берсендә су кимемәде, ә берсендә тамчылап кына ага башлады. Чишмәләр дә корый дип әйтергә була инде”, ди Галимуллина.

Узган шимбә көнне Татарстан хөкүмәтендә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгынга каршы көрәш комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. Хөкүмәт башлыгы урынбасары Равил Моратов сүзләренчә, 21 районда яшәүче халык эчәр суга кытлык кичерә. Әле ике атна элек кенә 9 районда шундый хәл күзәтелгән.

Сишәмбе көнне хөкүмәттә төрле тармакларның башлыклары журналистларга әлеге хәлне ачып бирергә һәм нинди чаралар күреләчәген белдерергә җыеналар.

Республикада яздан бирле бер тамчы да яңгыр төшмәгән авыллар хәтсез. Кайда да булса яуган дигән хәбәр яшен тизлеге белән тарала.

“Яңгырның күптән яуганы юк инде. Сибәләп тә китми ул хәтта. Башка республикаларда яуган дип ишетәбез. Әле менә күптән түгел генә Балтачта явып киткән диләр. Күп кенә авылларда сусызлыктан котылу өчен икенче төрле су каланчалары (башнялары) төзеделәр”, ди Галимуллина.

Чирмешән районының Ибрай-Каргалы авылында яшәүче Фәнил Гыйләҗев сүзләренчә, аларда су белән әллә ни кытлык булмаган. Шулай да соңгы атналарда күп кешеләрнең коеларында су кими башлаган. Ибрай-Каргалыда халык яхшы су эчсен дип моннан берничә ел элек су кертергә ниятләгән булганнар. Әлеге планның тормышка ашуы, артезиан коесы суы белән тәэмин итү, быелгы корылыкка туры килгән.

“Суы җитүен җитә. Ләкин югары очта яшәүчеләргә килмичә торган, я начар аккан вакытлары да була”, ди Гыйләҗев.

Динара Зиннәтова Казанда яшәсә дә бу көннәрдә туган якларына, Ютазы районының Акбаш авылына еш шалтырата. Ни дисәң дә, корылык дигән әйбер күңеленә тынычлык бирми икән.

“Безнең инеш кипте. Берничә коеда су бетә башлаган дип әйтәләр”, ди Зиннәтова.

Биектау халкы да бу көннәрдә суга тилмерә. Моннан берничә атна элек төннәрен әзрәк биреп алган булсалар, хәзер бөтенләй су юк икән. “Кем каян булдыра, шуннан су ташый”, диде Биектауда яшәүче Фәрит Сәлахиев.
XS
SM
MD
LG